Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районының элекке башлыгы Алекс Хәбибуллинны кем үтергән?

Җинаять кылуда гаепләнүчегә суд карары чыгарылды.

Сүз "Мамшовские" җинатьчеләр төркеме әгъзасы Илнар Нуруллин турында. Ул 2000 елда Тукай һәм Актаныш районнарының элекке башлыгы Алекс Хәбибуллинны һәм "Вахитовские" җинатьчеләр төркеме лидеры Динар Вәлиевны үтерүдә гаепләнә. Моңарчы аның урынына башка кешене хөкем итмәкче булалар, әмма суд инкяр итә. Тикшерүчеләр чын җинаятьче исемен ачыклый. Ул 40 шьлек Илнар Нуруллин булып чыга. 8 ел буе ир-ат эзләүдә була. Ике ел элек кенә хокук сакчылары аны кулга ала. Ул Түбән Камада тормыш иткән була, өендә пилмәннәр ясап сата торган була.

Казанда суд утырышы булды. Аны 20 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул катгый режимлы төрмәдә утырачак.

Искәртергә кирәк, Илнар Нуруллин гаебен танымый. Кеше үтермәдем ди. Хәтта, янәсе, эзләүдә булганын да белмәгән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять