Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай бүләгенә Чаллыдан Айдар Хәлим һәм Рәшит Бәшәр тәкъдим ителде

Чаллы язучылары җыенында Тукай бүләгенә тәкъдим итү быел башкачарак узды, һәр язучы үз намзәтен күрсәтә алды.

Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил Сафин: "Үз әсәрләрен Тукай бүләгенә тәкъдим итәргә теләүчеләр булса, торып бассыннар, күренсеннәр һәм иҗатлары белән таныштырсыннар", дигәч, беренче булып берлек әгъзасы Рәфис Сәлимҗановкүтәрелде. Ул үзенең утыз ел эчендә бары берничә китап чыгарып, "язмаучы язучылар" рәтендә булуы турында шаяртты. Шулай да ул 2017 елда чыккан "Великий тюркский язык" дигән китабы татар телен, милләтен зурлауга өлеш кертә дип саный һәм бу китабын Тукай бүләгенә лаеклы дип саный.

Рәшит Бәшәр балалар өчен язылган күпсанлы китапларын, шулардан "Ачык капка" һәм "Куаныч" исемле проза һәм шигырь җыентыкларын Тукай бүләгенә тәкъдим итәргә исәпләвен җиткерде. Җыенда катнашмаучы язучы Фәүзия Бәйрәмованың Рәшит Бәшәр намзәтен язмача яклавы да белдерелде.

Бераздан язучы Айдар Хәлим торып басты. "Бүгенге көндә мине, "Татар солдаты" дигән китабымны пычрату бара. Татар һәм урыс матбугатында шушы әсәрне кемнәрнеңдер басымы астында плагиат итеп күрсәтергә теләгән язмалары чыга. Мине плагиатта гаепләүгә каршы дәлилле язмаларны бастырмыйлар. Шуңа да карамастан, мин "Татар солдаты" китабым аша күпъеллык иҗатымны Тукай бүләгенә чыгарам", диде ул һәм соңгы дистә елда Тукай премиясенең абруе төшүе турында сүзләр дә өстәде.

Җыенда катнашучылар намзәтләрне кул күтәреп раслады. Рәфис Сәлимҗанов 1, Рәшит Бәшәр 14, Айдар Хәлим 15 тавыш җыйды. Шулай итеп Чаллы язучылары оешмасыннан Тукай бүләгенә Рәшит Бәшәр һәм Айдар Хәлим күрсәтелде.

Җыенда Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Фатих Хөсни, Туфан Миңнуллинисемнәре белән бәйле бүләкләргә дә намзәтләр тәкъдим ителде.

Язучылар оешмаларыннан тыш төрле җәмгыять-ширкәтләр дә Тукай бүләгенә намзәтләр чыгара ала. Тәкъдим ителгән язучыларның иҗатлары Татарстан язучылар берлеге идарәсендә каралып бәя ала һәм бүләккә тәкъдим ителү-ителмәү мәсьәләсе хәл ителә. Идарә утырышы гыйнвар азакларында яки иң соңында март башларында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: габдулла тукай