Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай энциклопедиясендә – Чаллы әдипләре

Уз­ган ел ТР Фән­нәр ака­де­ми­я­се Га­лим­җан Иб­ра­һи­мов исе­мен­дә­ге тел, әдә­би­ят һәм сән­гать инс­ти­ту­ты Габ­дул­ла Ту­кай эн­цик­ло­пе­ди­я­сен бас­ты­рып чы­гар­ган иде. Ан­да бө­ек ша­гый­ре­без бе­лән бәй­ле ма­те­ри­ал­лар: аның әдә­би ми­ра­сын төр­ле як­тан як­тырт­кан, тор­мыш юлын ча­гыл­дырган яз­ма­лар, әдә­би әсәр­ләр, фән­ни хез­мәт­ләр, сәнгать әсәрлә­ре иҗат итү­че ав­тор­лар ту­рын­да бе­леш­мә туп­лан­ган. Шу­лай ук Ту­кай...

Яр Чал­лы­дан бу зин­нәт­ле бас­ма­да ике шә­хес­кә урын би­рел­гән. Алар­ның бер­се - әдә­би­ят га­ли­ме, фи­ло­ло­гия фән­нә­ре док­то­ры, ша­гыйрь Ән­вәр Мәгъ­дә­нур улы Шә­ри­пов. Икен­че­се ол­пат язу­чы­быз, ша­гыйрь, пуб­ли­цист, җә­мә­гать эш­лек­ле­се Ай­дар Хә­лим.

Ән­вәр Шә­ри­пов бө­ек ша­гый­ре­без ту­рын­да күп сан­лы әсәр­ләр ав­то­ры. Ки­тап­та аның ши­гыр­лә­ре исем­ле­ге би­ре­лә, алар­га кыс­ка­ча ана­лиз да бар. Ән­вәр Мәгъ­дә­ну­ро­вич­ның рес­пуб­ли­ка га­зет-жур­нал­ла­рын­да ба­сыл­ган мә­ка­лә­лә­ре ха­кын­да ае­ру­ча ас­сы­зык­лап ки­тә­се ки­лә. Ул "Ка­зан­га Ту­кай мәй­да­ны ки­рәк!" ди­гән яз­ма­сын­да баш­ка­ла­да элек­ке­ге Куй­бы­шев исе­мен­дә­ге мәй­дан­ны Ту­кай исе­ме­нә алыш­ты­рыр­га ки­рәк, дип оран са­ла. Һәм бу ту­ры­да ка­бат-ка­бат га­зе­та­лар­да язып ты­ныч­ла­ныр­га ирек бир­ми. Нә­ти­җә­дә Ка­зан ур­та­сын­да аның тәкъ­ди­ме бе­лән бө­ек ша­гый­ре­без мәй­да­ны бар­лык­ка ки­лә. Ән­вәр ага­ның Чал­лы­да Ту­кай һәй­кә­ле бул­мау­га бор­чы­лып яз­ган мә­ка­лә­лә­ре дә рес­пуб­ли­ка мат­бу­га­тын­да ба­сы­ла, нә­ти­җә­се ин­де бил­ге­ле: бү­ген Яңа шә­һәр ур­та­сын­да Ту­ка­е­быз ба­сып то­ра. Яз са­ен би­ре­дә иҗат әһел­лә­ре, мәк­тәп уку­чы­ла­ры, сту­дентлар, га­ди эш­че ха­лык ши­гырь бәй­рә­ме­нә җы­е­ла.

Ай­дар Хә­лим­нең бө­тен иҗа­ты Ту­кай бе­лән үре­леп ба­ра. Аның иҗат ит­кән әдә­би әсәр­лә­рен­дә Ту­кай об­ра­зы яңа як­тан ачы­ла, аның бө­ек­ле­ге ос­та су­рәт­лә­нә. Эн­цик­ло­пе­ди­я­дә мо­ңа дә­ли­лләр ки­те­ре­лә. Ай­дар Хә­лим­нең әдә­би әсәр­лә­ре, пуб­ли­цис­тик чы­гыш­ла­ры, ­мә­ка­лә­лә­ре, ре­пор­таж­ла­ры, иҗ­ти­ма­гый те­ма­ларга кү­тәр­гән хат­ла­ры, ана­лиз­ла­ры, трак­та­та­ла­ры - ба­ры­сы да Ту­кай бәгъ­рен­нән өзе­леп төш­кән га­дел­лек, азат­лык һәм ирек гыйсъ­я­ны, Ту­кай күк­рә­ген­нән тет­рәп чык­кан их­ти­я­ри көч, явыз­лык­ка ләгъ­нәт, ях­шы­лык­ка хуп­лау мо­тив­ла­ры бе­лән су­га­рыл­ган.

Эн­цик­ло­пе­ди­я­дә языл­ган мәгъ­лү­мат­та без Ай­дар Хә­лим­нең Ту­кай иҗа­тын из­ге кү­рү­ен, аның ти­рән мәгъ­нә­ле ана­лиз­ла­ры аша да та­ны­ша­быз.

Ту­кай эн­цик­ло­пе­ди­я­се фән­ни хез­мәт­кәр­ләр, га­лим­нәр, мө­га­лим­нәр өчен ге­нә тү­гел, мил­ли җан­лы һәр­кем өчен зур кыйм­мәт­кә ия хез­мәт. Ул ни­ба­ры­сы 2000 ти­раж бе­лән ба­сы­лып чык­кан. Ил­ба­шы­быз Рөс­тәм Миң­не­ха­нов фа­тый­ха­сы бе­лән чык­кан бу ки­тап, һич­шик­сез әле мил­ли ми­ра­сы­быз­ның ал­тын фон­ды­на ке­рер­лек бас­ма.

Мир­һа­ди Ра­зов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X