Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы алдынгыларын бүләкләделәр - ВИДЕОлар

Кичә «Энергетик» мәдәният сараенда Тукай районының алдынгылар слеты узды. Бирегә районның төрле тармакларында, предприятие-оешмаларында эшләүче иң алдынгы хезмәткәрләре, яшь белгечләр, ветераннар чакырулы иде.

Тукай районы өчен зур әһәмияткә ия әлеге тантанага мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Чарада ТР премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәләхов, Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗин һәм башкалар катнашты. 

Биредә Россия һәм республика министрлыкларының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, җирлек башлыклары, мәгариф хезмәткәрләре бүләкләнде. 

Үткән ел нәтиҗәләре буенча районның иң алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен дә бүләкләделәр. Беренче дәрәҗә диплом һәм күчмә кубок белән «Кама» агрофирмасы (32,2 мең тонна ашлык җыеп алган) бүләкләнде, икенче урынны «Кама-Бекон» ҖЧҖ (8,1 мең тонна бөртек) алды, өченче дәрәҗәдәге диплом С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка (6,45 мең тонна бөртек) бирелде.

Моннан тыш С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта 1990 елдан бирле механизатор булып хезмәт куючы Назыйм Валиев та күпьеллык тырыш хезмәте өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Сүз уңаеннан, Назыйм әфәндегә 3 ел элек кенә "Татарстанның атказанган механизаторы" исеме бирелгән иде.

Алдынгылар слетында спорт, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь тармакларда эшләүче бик күп алдынгы хезмәткәрләргә, җитәкчеләргә төрле номинацияләрдә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары, акчалата премияләр, истәлекле бүләкләр һәм сертификатлар тапшырылды. 

Сүз уңаеннан, Тукай районы Иске Абдул авылының мәдәният йорты директоры Гүзәл Вәлиевага "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе дә тапшырылды. Гүзәл Фәйзрахман кызы 2000нче елдан бирле мәдәният йорты директоры булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев