Тукай районы – беренче
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы – беренче

Бер гек­тар­га алын­ган ур­та­ча уңыш нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча Ту­кай ра­йо­ны рес­пуб­ли­ка­да бе­рен­че урын­да.

Биредә бер гектардан 23,7 центнер уңыш алалар. Бүгенге көндә барлык бөртеклеләр 25 гектар мәйданда суктырылды. Бу бөтен мәйданның 58%ын тәшкил итә. 
Тукай районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов әйтүенчә, хәзер игенчеләр  язгы бодай суктыру белән мәшгуль. Алдагы елларда урып-җыюны республика көненә тәмамлау бурычы куелса, быел алданрак бетәр дип фаразлана.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


авыл хуҗалыгы

Нет комментариев