Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы быел күпме уңыш җыеп алырга исәпли?

Киләсе чәршәмбедә район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге комиссия хуҗалыклардагы чәчү эшләренә бәя бирәчәк.

Тукай районында чәчү тәмамланды. “Барлыгы 56 мең 800 гектар җирдә эш башкарылды.  Яңгырлар булу сәбәпле, узган елга караганда быел 2 атнага соңрак тәмамладык. Шуңа урып-җыю эшләре сентябрьгә калырга мөмкин. Узган ел район буенча 92 мең тонна ашлык җыеп алган идек. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 2 тапкырга кимрәк. Быел күпме уңыш булыр - анысын әлегә төгәл генә әйтә алмыйм. Бар да Ходай кулында, – ди Тукай районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов. 9 июнь көнне район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге комиссия хуҗалыклардагы чәчү эшләренә бәя бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Тукай районының терлекчелек тармагы тәүлегенә йөз тонна сөт саву күрсәткеченә дә чыккан иде. Бүгенге көндә ул 101 тоннаны тәшкил итә. Һәр сыердан 19,1 литр сөт савып алына.

Айзирә Имамова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы