Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында “Бермуд өчпочмагы” дүрт балыкчыны “йотты”…

Узган ял көннәрендә МЧС хезмәткәрләре, Чаллы коткаручылары, волонтерлар һәм үз теләге белән килгән кешеләр Тукай районының Кырныш авылы янына Чулман елгасына балыкка китеп югалган ике туганны эзләделәр. Алар 8 октябрьдә биредә балык тоталар, әммә кире Чаллыга әйләнеп кайтмыйлар. Бик озак эзли торгач камышлыктан Серегей Белоконь атлысының мәетен табып алалар. Тикшерүчеләр...

Узган ял көннәрендә МЧС хезмәткәрләре, Чаллы коткаручылары, волонтерлар һәм үз теләге белән килгән кешеләр Тукай районының Кырныш авылы янына Чулман елгасына балыкка китеп югалган ике туганны эзләделәр. Алар 8 октябрьдә биредә балык тоталар, әммә кире Чаллыга әйләнеп кайтмыйлар. Бик озак эзли торгач камышлыктан Серегей Белоконь атлысының мәетен табып алалар. Тикшерүчеләр аның тәнендә бернинди дә көчләү яки җәрәхәт эзләре юк, дип әйтәләр. Ул суга батып үлгән. Абыйсы Сергей Мараткановны әле һаман эзләү дәвам итә.

Чаллыда шушы хәл хакында шаулап тынып та өлгермәделәр, 21 октябрьдә тагы ике балыкчы нәкъ менә шул Кырныш авылы янына китеп юкка чыкты. Халык аптырашта: монда нинди Бермуд өчпочмагы булды соң? Көймә белән Чулманга балык тотарга кереп киткән Николая Снигур һәм Евгением Рябковтан бернинди дә хәбәр юк. Шулай итеп октябрьаенда гына биредә инде дүрт кешене "су йотты".

Тукай районының Боерган һәм Кырныш авыллары арасында балыкчылар үз иткән бу районда узган ел да 56 яшьлек Наил Исмәгыйлев юкка чыккан иде. Эзләүчеләр аның яр буеннан көймәсен генә таптылар. Бу ни хәл? Дүрт кеше югалгач, күпчелек Чаллы балыкчылары инде бу тирәгә барырга батырчылык итми башладылар. Сулар туңганчы югалган балыкчыларны эзләү дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев