Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында үтерелгән кызны Ижауда җирләделәр

Сабринаның әнисе кызын җирләү мәрәсимендә төшерелгән кадрларны социаль челтәргә куйды.

Татарстанның Тукай районында Алсу исемле хатынны һәм аның ике туган сеңлесе Сабринаны үтергәннәр. Сабринаны кичә Ижауда җир куенына иңдерделәр.

Сабринаның әнисе кызын җирләү мәрәсимендә төшерелгән кадрларны социаль челтәргә куйды. Сабринаны соңгы юлга озатырга аның күп санлы дуслары һәм туганнары килде. Алар мәрхүмәләрнең туганнарының кайгысын уртаклашты.
«Кем өчендер тормыш тукталды, ә башкалар өчен ул аңа кадәр һәм аннан соңга бүленде. Боларны кичерергә Аллаһтан көч сорыйм. Сабринаның урыны җәннәттә», — һәлак булган кызның әнисе социаль челтәрдәге үз битендә әнә шулай дип яза.
Исегезгә төшерәбез, канлы фаҗига Тукай районының Мәләкәс авылында булды. Якынча версия буенча, туйдан соң өч көн үткәч, 25 яшьлек Чаллы егете Тимур үз хатыны Алсуны һәм аның сеңлесе Сабринаны вәхшиләрчә үтергән. Апалы-сеңелле кызларны үтергәч, Тимур сейфтан әтисенең мылтыгын ала һәм машинасында үз-үзен атып үтерә, дип фаразлыйлар.
Әлеге хәлдән соң ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү турында җинаять эше ачыла. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига