Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында язгы чәчү 78 процентка башкарылган

Республикада исә әлеге күрсәткеч 65 процентны тәшкил итә.

Көннәр аязуга игенчеләр язгы чәчү эшләрен тулы куәтенә дәвам иттерде. «Җирләр кибеп бетте, туфрак коры, игенчеләребезнең кәефе дә яхшы. Яңгырлар яумаса, бер атнада чәчүне тәмамларга ниятлибез», – ди Тукай районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов. Бүген район кырларында барлык мәйданның 78 проценты, ягъни 44 мең 300 гектары чәчелгән. Республикада исә әлеге күрсәткеч 65 процентны тәшкил итә. 

Тукай районы игенчеләре бүген язгы бодай, кукуруз чәчә. Шикәр чөгендере чәчелеп беткән. «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы һәм «Шилнә» җитештерү кооперативы бәрәңге утыртуны төгәлли. «Миңнеханов» КФХ шулай ук кишер чәчә. 
Игенчелек белән бергә терлекчелек тармагында да эш туктап тормый. Бүгенге көндә район тәүлегенә 100 тонна сөт саву күрсәткеченә чыкты.   

Лариса Васильева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы