Шəhри Чаллы

Тукай рухы яши күңелләрдә

Бы­ел та­тар хал­кы­ның бө­ек ша­гый­ре Габ­дул­ла Ту­кай­ның ту­у­ы­на 131 ел тул­ды. Бу көн рес­пуб­ли­ка­быз­да Ту­ган тел кө­не бу­ла­рак олы­лап бил­ге­ләп үтел­де. Баш­ка­ла­быз Ка­зан­да уз­ган шигъ­ри­ят бәй­рә­мен­дә Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов һәм баш­ка җи­тәк­че­ләр кат­на­шып, Ту­кай һәй­кә­ле­нә чә­чәк­ләр сал­ды­лар.

Ко­яш­лы ма­тур көн­дә Чал­лы­ның Габ­дул­ла Ту­кай скве­рын­да да "Ту­кай ру­хы яши йө­рәк­ләр­дә!" дип исем­лән­гән әдә­би-му­зы­каль ки­чә бул­ды. Ан­да шәһәр баш­кар­ма ко­ми­теты вәкилләре, зы­я­лы­лар, язу­чы­лар, сту­дент­лар, мәк­тәп уку­чы­ла­ры, шигъ­ри­ят яра­ту­чы­лар кат­наш­ты.

Шигъ­ри­ят бәй­рә­ме­нә ки­лү­че­ләр­не шә­һәр баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урынбасары Ра­мил Хә­ли­мов сә­лам­лә­де. Ул үзе­нең чы­гы­шын­да Габ­дул­ла Ту­кай­ның та­тар әдә­би­я­тын­да иң як­ты йол­дыз икән­ле­ген ас­сы­зык­ла­ды. Ша­гыйрь­нең әдә­би ми­ра­сы­ның күп мил­ләт­ле иле­без һәм дөнья мә­дә­ни­я­те­нең ал­тын фон­ды­на ке­рү­ен бил­ге­ләп үт­те. "Мат­бу­гат­та бе­рен­че әсәр­лә­ре бар­лык­ка ки­лү­гә, аның шигъ­ри­я­те та­тар хал­кы­ның гы­на тү­гел, ә дөнья әдә­би­я­ты­ның ру­хи бай­лы­гы­на әй­лән­де," - ди­де ул.

Ра­мил Мәр­вә­но­вич әдә­би­ят, сән­гать әһел­лә­ре ара­сын­да­гы шә­һәр бәй­ге­сен­дә җи­ңү­че­ләр­гә пре­ми­я­ләр дә тап­шыр­ды. "Әдә­би­ят" но­ми­на­ци­я­сен­дә - Әл­фия Сит­дый­ко­ва, "Му­зы­ка һәм баш­ка­ру сән­га­те"н­дә - "Бол­гар" бию те­ат­ры, "Те­атр" сән­га­тен­дә - Чал­лы та­тар дәү­ләт дра­ма те­ат­ры, "Рә­сем сән­га­те"н­дә Мәдь­яр Ха­җи­ев җи­ңү­че дип та­был­ды.

Шигъ­ри­ят бәй­рә­мен­дә кү­ре­нек­ле язу­чы­ла­р, шагыйрьләр Рә­шит Бә­шәр, Мир­һа­ди Ра­зов, Ай­рат Су­фи­я­нов, Рә­зи­нә Мө­хи­яр, Зө­ләй­ха Мин­һа­җе­ва һәм баш­ка­лар ту­ган те­ле­без­гә ба­гыш­лан­ган уй­лан­ды­ра тор­ган ши­гырь­лә­рен укы­ды­лар. Ту­кай ши­гырь­лә­рен Чал­лы та­тар дәү­ләт дра­ма те­ат­ры ар­тист­ла­ры, мәк­тәп уку­чы­ла­ры сөй­лә­де­ләр, ә Чал­лы җыр­чы­ла­ры үз­лә­ре­нең җыр­ла­рын бү­ләк ит­те­ләр.

Чы­гыш ясау­чы­лар ба­ры­сы да Ту­кай һәй­кә­ле­нә чә­чәк­ләр сал­ды­лар. Та­тар хал­кы­ның мәш­һүр ша­гый­ре Ту­кай ту­ган көн­дә кү­ңел­ле хә­бәр дә җит­кер­де­ләр. Бу көн­не (ван­дал­лар алып кит­кән иде) Ту­кай­ның ки­та­бы яңа­дан эш­лә­нү­ен хә­бәр ит­те­ләр. Баш­кар­ма ко­ми­тет­ның мә­дә­ни­ят ида­рә­се баш­лы­гы Эль­ви­ра Ног­ма­но­ва әй­тү­ен­чә, шу­шы көн­нәр­дә тө­зү­че­ләр ша­гыйрь­нең ку­лы­на ки­та­бын ку­я­чак­лар.

Әдә­би-му­зы­каль ки­чә та­тар хал­кы­ның гим­ны­на әй­лән­гән "Ту­ган тел" җы­рын кү­мәк җыр­лау бе­лән тә­мам­лан­ды. Ки­чә­не ТР Язу­чы­лар бер­ле­ге­нең Чал­лы оеш­ма­сы җи­тәк­че­се Фа­кил Са­фин бе­лән Чал­лы та­тар дәү­ләт дра­ма те­ат­ры ар­тис­ты Ли­лия Мин­һа­җе­ва алып бар­ды.

Бө­ек Ту­ка­е­быз яз­лар са­ен шигъ­ри­ят­не, ту­ган тел­не ярат­кан мил­ләт­тәш­лә­ре­без­не үзе яны­на җыя, мил­ләт­не бер­ләш­те­рә. Өл­кән һәм ур­та бу­ын кү­ңе­лен­дә чын­нан да Ту­кай ру­хы яши. Ә ме­нә яшь­ләр, ба­ла­лар (та­тар гим­на­зи­я­лә­рен­дә уку­чы­лар­ны исәп­кә ал­ма­ган­да) Ту­кай әсәр­лә­рен дә­рес­лек­тә бул­ган­га гы­на өй­рә­нә­ләр. Та­тар ба­ла­ла­ры­ның ана те­лен бел­ми­чә, рус те­лен­дә сөй­лә­шү­лә­рен һәм ара­ла­шу­ла­рын Ту­кай үзе күр­сә, мил­лә­те­нең бү­ген­ге хә­ле аны да ка­нә­гать­лән­дер­мәс иде, мө­га­ен. Шигъ­ри­ят бәй­рә­мен­дә, Ту­кай ту­ган көн­дә та­тар те­ле дәү­ләт те­ле бул­ган Та­тар­стан­да "Мин та­тар­ча сөй­лә­шәм" ак­ци­я­лә­ре уз­ды­ру ба­ла­га кән­фит би­рү бе­лән бер. Без­нең рес­пуб­ли­ка­да та­тар те­ле рус те­ле бе­лән бер дә­рә­җә­дә бу­лыр­га ти­еш. Ә без­дә, за­ма­нын­да мил­ли рух кай­нап тор­ган Чал­лы­да, Ту­кай һәй­кә­ле яны­на кил­гән 70 яшь­лек әби­ләр онык­ла­ры бе­лән рус­ча сөй­лә­шә. Кыз­ы­ның кы­зы­ та­тар­ча бел­мә­вен ак­лап Рә­и­сә ха­ным "Аның бит әни­се мар­җа" ди­ю­ен Ту­кай ишет­сә, сат­лык мил­лә­тен һич­ши­к­сез кыз­га­ныр, те­лен­нән, мил­лә­тен­нән ваз кич­кән­нәр­не кү­реп рән­җер иде...

Хөр­мәт­ле мил­ләт­тәш­лә­ре­без, Бө­ек Ту­ка­е­быз­ны, ту­ган те­ле­без­не, әдә­би­я­ты­быз­ны, мә­дән­и­я­те­без­не, та­ри­хы­быз­ны хөр­мәт итик. Әби-ба­бай­лар онык­ла­рын та­тар те­лен яра­тыр­га, ту­ган тел­дә сөй­лә­шер­гә өй­рә­теп, мил­ли го­реф-га­дәт­лә­ре­без бу­ен­ча тәр­би­я­ләү­гә үз өлеш­лә­рен керт­сен иде. Шул ва­кыт­та гы­на Ту­кай ру­хы шат бу­лыр.

Зөл­фия ГА­ЛИМ­

Ә­ни­сә Га­лиу­ли­на фо­то­ла­ры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: