Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай яр буена  килми калмагыз!

Теләгән һәр кеше үзе белән канцелярия кәгазе, төсле карандашлар, буяулар, иҗат өчен альбомнар алып килеп, аны “Мин изге эш эшләдем” дигән сертификатка алмаштыра ала.

26 майда ГЭС бистәсенең Тукай яр буенда “Изге пленэр” дип аталган хәйрия чарасы була. Аны Россия укучылары хәрәкәтенең шәһәр штабы һәм 15нче балалар иҗат үзәге оештыра. Бу көнне биредә балалар иҗат үзәгенең яшь артистлары чыгыш ясаячак. Уен мәйданнары, картиналардан күргәзмә оештырылачак. Теләгән һәр кеше үзе белән канцелярия кәгазе, төсле карандашлар, буяулар, иҗат өчен альбомнар алып килеп, аны “Мин изге эш эшләдем” дигән сертификатка алмаштыра ала. Җыелган канцелярия товарлары “Чудо дети” үзәгендә дәваланучы балаларга тапшырылачак. Хәйрия чарасы көндезге 12 дә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу