Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай җыйды шигырь бәйгесенә

26 апрель татар халкы өчен зур мәгънәви көчкә ия

Бу көн без­нең өчен шигъ­ри­ят бәй­рә­ме ге­нә тү­гел, ә мил­ләт­нең бө­ек улы Габ­дул­ла Ту­кай ту­ган көн бу­ла­рак та ис­тә­лек­ле. Шагыйрьнећ хал­кы­быз тор­мы­шын­да тот­кан уры­нын бә­я­ләп бе­тер­ге­сез. Ни­чә бу­ын аның әки­ят-ши­гырь­лә­рен­дә тәр­би­я­лә­неп үс­кән. Әйе, Ту­кай­ның бө­ек­ле­ген, аның уй-фи­кер­лә­рен, зур тәр­би­я­ви әһә­ми­ят­кә ия әсәр­лә­рен без ба­ла­лар­га җит­ке­реп то­рыр­га ти­еш. Мо­ны күз­дә то­тып шә­һә­ре­без­дә ма­тур әдә­би ки­чә­ләр үт­кә­ре­лә. Шу­ны­сын да бил­ге­ләп үтәр­гә ки­рәк­тер, тел­гә ба­гыш­лан­ган ча­ра­лар 26 ап­рель­дә ге­нә тү­гел, ә ел әй­лә­нә­се бу­лып то­ра.

Бу ма­тур тра­ди­ци­я­гә туг­ры ка­лып, ТИС­БИ юга­ры уку йор­ты­ның Чал­лы­да­гы фи­ли­а­лы да, уку­чы­лар­ның Ту­кай ши­гырь­лә­рен сөй­ләү ос­та­лы­гын сы­на­ды. Мәк­тәп уку­чы­ла­ры ара­сын­да уз­ган бәй­ге, рес­пуб­ли­ка­кү­ләм ча­ра­лар бе­лән бер дә­рә­җә­дә уз­ды ди­сәк тә ял­ган бул­мас.

 Фи­ли­ал ди­рек­то­ры Рә­ис Гәб­сә­лә­мо­вич та бу сүз­ләр­не хуп­лап: “Әле­ге ча­ра­ны үт­кә­рер өчен шу­шы зал­га җы­е­лу­ы­быз­га мин чик­сез шат. Кеч­ке­нә бул­са да, күп­ме кү­ре­нек­ле ке­ше­не үзе­нә ка­бул ит­кән зал бит бу. Ва­кы­тын­да мон­да Ман­сур Хә­сә­нов, Рә­зил Вә­ли­ев, Ро­берт Миң­нул­лин, Ра­бит Ба­тул­ла ке­бек кү­ре­нек­ле язу­чы­лар ки­леп, без­нең кү­ңел­ләр­не шигъ­ри­ят бе­лән ту­лы­лан­ды­рып кит­кән­нәр иде. Та­тар­лар­ның бү­ген­ге кү­ре­нек­ле язу­чы­сы Ту­фан Миң­нул­лин без­гә кил­гәч: “Та­тар­лар эш баш­ла­ган­да “Бис­мил­ла­хи-рах­ман-ир­ра­хим” дип әй­тә­ләр, ә бу би­на­га ки­леп кер­гәч тә “Тис­бил­ла­хи-рах­ман-ир­ра­хим” дип әй­тә­се ки­лә”, – ди­гән иде. Бу сүз­ләр шул көн­нән баш­лап ми­нем кү­ңел­нең тү­ре­нә уе­лып кал­ды. Язу­чы­лар­дан ка­ла Әл­фия Ав­за­ло­ва, Ве­не­ра Га­ни­е­ва, Зи­лә За­кир­җа­но­ва ке­бек дә­рә­җә­ле сән­гать эш­лек­ле­лә­ре без­гә бу би­на­да ма­тур оч­ра­шу­лар бү­ләк ит­те. Күп­ләр­не мон­да ка­бат кү­рер­гә бү­тән на­сыйп та бул­мас ин­де, лә­кин без­нең сте­на­лар алар­ның һәр су­лы­шын күз ка­ра­сы­дай сак­лый. Бу уку йор­ты­ның та­тар те­ле­нә ка­ра­та игъ­ти­ба­ры бик зур, шу­ңа кү­рә Ту­кай­га ба­гыш­лан­ган ча­рада ТИС­БИ­да үтә”, – ди­де Рә­ис Гәб­сә­лә­мо­вич.

Кон­кур­сант­лар­ны бә­я­ләр­гә Мир­һа­ди Ра­зов, Фа­кил Са­фин, Рә­шит Бә­шәр, Си­рень Яку­по­ва, Әл­фия Сит­ди­ко­ва ке­бек кү­ре­нек­ле язу­чы­ла­ры­быз, сән­гать эш­лек­ле­лә­ре ча­кы­рыл­ган иде.
 Бәй­ге ма­тур җыр­лар, ис­кит­кеч ма­тур ши­гырь­лә­р бе­лән үре­леп бар­ды. Кат­на­шу­чы­лар­ның әле мәк­тәп­тә ге­нә уку­ла­ры­на ка­ра­мас­тан, әсәр­ләр­нең бө­тен мәгъ­нә­се­нә ти­рән­тен тө­ше­неп, тың­лау­чы­лар­га да шул рух­ны бү­ләк итә алу­ла­ры сө­ен­де­р
де. Конкурсантлар ара­сын­да Чал­лы гы­на тү­гел, хәт­тә Ала­бу­га ра­йо­нын­нан ки­лү­че­ләр дә бар иде. Шу­ны­сын да әй­теп үтәр­гә ки­рәк, бәй­ге та­тар те­лен­дә бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, шигъ­ри­ят бәй­ге­се­нә урыс те­лен­дә ши­гырь уку­чы­лар да үз өле­шен керт­те­ләр.

 Мөх­тә­рәм жю­ри әгъ­за­лә­ре дә уку­чы­лар­ның үз те­ле­без­дә ма­тур итеп сөй­лә­шү­лә­рен, та­тар әдә­би­я­тен их­ти­рам итү­ен бил­ге­лә­де­ләр. “Та­тар те­лен ка­мил бе­лү­че уку­чы­ла­ры­быз күп бу­луы кү­ңел­ләр­гә май бу­лып ят­са, та­тар те­лен юга­ры дә­рә­җә­дә бе­лер­гә те­лә­гән, ты­ры­шып-тыр­ма­шып өй­рән­гән­нәр­не кү­рү ике­лә­тә сө­е­неч”, – ди­де алар.

 Чын­нан­ да, әдә­би бәй­ге­гә бар­лык уку­чы­лар да юга­ры дә­рә­җә­дә әзер­лән­гән иде. Шә­һә­ре­без­нең пе­да­го­гия көл­ли­я­те уку­чы­сы Али­нә Әх­мәт­ши­на Ту­кай­га ба­гыш­лап яз­ган үзе­нең ши­гы­рен укып 2 нче дә­рә­җә­дә­ге җи­ңү­че исе­ме­нә ла­ек бул­ды. Мон­нан тыш, бәй­ге­дә шә­һә­ре­без­нең 32, 4, 13,37,51,40 һәм 52 нче мәк­тәп­лә­ре, 2 нче гим­на­зия, ме­ди­ци­на көл­ли­я­те, ТИСБИ юга­ры уку йор­ты уку­чы­ла­ры кат­наш­ты.

Шигъ­ри ярыш­ны исә 21 мәк­тәп­тән Ди­нар Сат­та­ров “Пар ат” җы­ры бе­лән баш­лап җи­бәр­де. Егетнећ ака­пел­ла җыр­ла­вы, көч­ле һәм моң­лы та­вы­шы күп­ләр­не таң кал­дыр­ган­дыр.

Ярыш­ның би­зә­ге бу­лып, жю­ри әгъ­за­лә­ре нә­ти­җә чы­гар­ган ара­да үт­кә­рел­гән вик­то­ри­на бул­ды. Алып ба­ру­чы­лар ку­нак­лар­ны 15 ми­нут­ка гы­на бул­са да Бө­ек ша­гый­ре­без Габ­дул­ла Ту­кай яшә­гән чор­га алып кайт­ты. Уку­чы­лар­ның җа­вап би­рү­е­нә ка­рап, Ту­кай­лы ки­лә­чә­ге­без өмет­ле дип бер ике­лә­нү­ләр­сез әй­тер­гә бу­ла.

Бәй­ге ахы­рын­да бар­лык кат­на­шу­чы­лар­га һәм алар­ны әзер­лә­гән укы­ту­чы­лар­га дип­лом­нар тап­шы­рыл­ды. Ә бе­рен­че дә­рә­җә­дә­ге дип­лом­га Али­нә Хә­ки­мо­ва һәм Ди­нар На­сый­бул­лин ла­ек бул­дылар. Али­нә­нең чы­гы­шын бар­лык жю­ри әгъ­за­лә­ре дә ае­рым бил­ге­лә­де­ләр. Аның Габ­дул­ла Ту­кай­ның “Кыш­кы кич” ши­гы­рен күп­ләр­нең кү­ңел кыл­ла­рын куз­гат­кан­дыр.

“За­ма­на­дан зар­ла­ныр­га яра­мый”,– дип ки­чә­не тә­мам­ла­ды Рә­ис Гәб­сә­лә­мо­вич. Чын­нан да, кем­дер бир­гә­нен кө­тәр­гә тү­гел, ә ки­лә­чәк бу­ын­га те­ле­без­не, ма­тур го­реф-га­дәт­лә­ре­без­не һич­шик­сез ми­рас итеп тапш­ыры­р­га ки­рәк.

 Эль­ви­ра Гай­нет­ди­но­ва

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев