Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туктатыгыз бу "пәри төтенен"!

Федерация Советы рестораннарда кальян тартуны тыярга мөмкин.

Бу хакта Федерация Советының Бюджет комитеты рәисе Сергей Рябухин белдерде, дип яза РИА Новости.
Әлеге карар җайга салу гамәлдә булмаган катнашмаларны кальяннар ярдәмендә тарту белән аңлатыла. “Аларны тәмәкегә тиңләргә һәм монда да тәртип урнаштырырга кирәк дип уйлыйм”, - диде Рябухин.
Моннан тыш, Русиянең кальян тәмәкесе базарында контрафакт продукциянең дә күләме шактый. Комитет башлыгы сүзләренчә, бу проблема хәл итүне таләп итә. Чөнки кулланучыларның сәламәтлегенә һәм бюджетка зыян килә. Ягъни, бюджет контрабанда рәвешендәге кальян катнашмалары өчен акцизлар алмый.
Май ахырына Финанс министрлыгы, Сәнгать һәм сәүдә министрлыгы, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Федераль таможня хезмәте һәм Федераль салым хезмәте үз тикшеренүләренең нәтиҗәләрен һәм бу проблемаларны законлы рәвештә хәл итү өчен Федерация Советына үз тәкъдимнәрен тапшырырга тиеш. 31 майда әлеге ведомстволарның җитәкчеләре белән киңәшмә узачак һәм соңгы карарлар кабул ителәчәк. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/tuktatygyz-bu-p-ri-t-tenen-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев