Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тулай торак төзекләндерелә

Гыйнвар аенда Батенчук исемендәге төзелеш көллияте тулай торгында төзекләндерү эшләре башланды. 9 катлы йортны яңа уку елына тулысынча яңартырга җыеналар. Уку йорты директоры Радик Биктимиров әйтүенчә, бүгенге кәндә шәһәрнең төзелеш оешмасы биредә сантехника җиһазларын һәм инженерлык челтәрләрен яңарта. "Төзекләндерү эшләрен алып бару өчен бинаның бер ягын бушатттык", - ди җитәкче....

Гыйнвар аенда Батенчук исемендәге төзелеш көллияте тулай торгында төзекләндерү эшләре башланды. 9 катлы йортны яңа уку елына тулысынча яңартырга җыеналар.

Уку йорты директоры Радик Биктимиров әйтүенчә, бүгенге кәндә шәһәрнең төзелеш оешмасы биредә сантехника җиһазларын һәм инженерлык челтәрләрен яңарта. "Төзекләндерү эшләрен алып бару өчен бинаның бер ягын бушатттык", - ди җитәкче. Бикләннән һәм Алабугандан студентлар өйләренә килеп йөри.

Кама төзелеш көллияте тулай торагында барлыгы 620 студент һәм педагог яши. Төзекләндерүдән соң биредә мед пункт, ял бүлмәсе, компьютер һәм графика заллары барлыкка киләчәк. Чаллы студентларының торак шартларын яхшырту өчен республика программасы буенча 100,8 млн сум акча бүлеп бирелгән. 2017 елда көллиятнең укыту бинасы төзекләндерелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев