Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тумыштан сукыр чечен егете Казанга килгәч, Коръәнне өйрәнгән

Татарстанга Бельгиядән килгән 15 яшьлек Коръән-хафиз Имран Шигубаев дүрт елда Коръәнне ятлаган. (Казан, 1 март, "Татар-информ", Динә Йосыпова). Тумыштан сукыр чечен егете Коръән-хафиз Имран Шигубаев, Казанга килеп, 4 ел эчендә Коръәнне яттан өйрәнүе хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган конференциядә әйтте. Чара "Күрмәүчегә Коръән бүләк итеп, аны бәхетле ит!" акциясенә...

Татарстанга Бельгиядән килгән 15 яшьлек Коръән-хафиз Имран Шигубаев дүрт елда Коръәнне ятлаган.

(Казан, 1 март, "Татар-информ", Динә Йосыпова). Тумыштан сукыр чечен егете Коръән-хафиз Имран Шигубаев, Казанга килеп, 4 ел эчендә Коръәнне яттан өйрәнүе хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган конференциядә әйтте. Чара "Күрмәүчегә Коръән бүләк итеп, аны бәхетле ит!" акциясенә багышланган иде.

15 яшьлек Имран Татарстанга Бельгиядән килгән. Ул Коръәнне 4 ел эчендә өйрәнеп бетергән. "2013 елда Казанга килдем һәм баштагы вакытларда миңа бик авыр иде. Беркемне дә белмисең, белмәү сәбәпле, аралаша алмыйсың", - дип әйтте Имран.

Татарстанга килгәндә, Коръән-хафиз Имран Шигубаев рус телен гомумән белмәгән. 3-4 ай эчендә ул рус телендә җиңел аралаша башлаган. "Гарәп теле кагыйдәләре буенча Коръәнне укырга өйрәнгәч, мин инде аны ятладым. Беренче елда авыр иде, ләкин калган өч елда мин кыенлыклар сизмәдем, Коръән миңа җиңел бирелде. 2017 елның 1 декабрендә мин Коръәнне өйрәнеп бетердем инде. Хәзер мин аны гел кабатлам торам, югыйсә ул онытылырга мөмкин. Коръәнне онытсаң, Аллаһы алдында җавап тотарга туры киләчәк", - диде Имран Шигубаев.

Коръәнне өйрәнеп бетергәч, Имран чын күңеленнән шатланган. "9 яшьтә үк, мин Коръәнне өйрәнергә тели идем инде", - дип әйтте Имран.

Татар теле турында сүз чыккач, Имран татар телендә сөйләшә белмәвен әйтте. "Мин аңлыйм, ләкин татарча сөйләшә алмыйм. Өйрәнергә теләгем бар, тырышам", - диде Коръән-хафиз Имран Шигубаев.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/01/159006/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев