Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Турбина» бакчасында фаҗига: кыз белән егет янып үлде

Тикшерүчеләр янгын сәбәбен ачыклый.

Тукай районынының "Турбина" бакчачылык ширкәтендә иртәнге сәгать 4ләр тирәсендә янгын чыга. Ут Үзәк урамында урнашкан бер йортны чорнап ала. Урынга тиз арада янгын сүндерүчеләр килеп җитә. 28 яшьлек хатын-кыз һәм 25 яшьлек ир-ат мәетенә тап булалар. Алар апалы-энеле булуы ихтимал. Бакчаларын сатырга әзерләнгәннәр, шуңа  кичтән кунып калганнар дигән фикер бар. 

Әлеге фаҗига турында белешү максатыннан, "Турбина" бакчачылык ширкәте рәисе Антон Вәлиевка шалтыраттык. "Янгын чыгуы турында күршеләре хәбәр итте. Иң беренче йортның түбәсе яна башлый. Кызганычка каршы, 2 мәет табылды. Берәүләр аларны апалы-энеле диләр. Әмма бу мәгълүмат дөреслеккә туры килмәскә мөмкин. Тикшерергә кирәк", - дип сөйләде Антон Вәлиев. 

Хәзерге вакытта янгын сәбәпләре ачыклана. Электр җиһазларында кыска ялганыш булуы ихтимал ди тикшерүчеләр. "Бакчачылар инде участокларына йөри. Күбесе җылыну өчен иске электр җиһазларын куллана. Куркынычсызлык чараларын күрми", - дип ассызыклады "Сады Закамья" төбәкара иҗтимагый оешма җитәкчесе Дмитрий Волков. 

Фотолар Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилак эш бүлегеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын