Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туташлар өчен көн саен ифтар

Чаллы “Хәләл-Үзәге”ндә шәһәр мөслимәләренең “Хәят” берлеге активы җыелышы узды. Ул башлыча Рамазан аена әзерлек мәсьәләсен тикшерде.

Чаллы мөслимәләре “Әбүзәр” мәчете кафесында ай буена яшүсмер кызлар һәм туташлар өчен авыз ачу мәҗлесләре уздырырга карар итте. Алар барышында яшь кызларны тормышка әзерләү буенча чаралар күреләчәк. Мәсәлән, ризык әзерләү, тегү, чигү һ.б. лар буенча мастер класслар үткәреләчәк. Һәр көнне шул рәвешчә 20-30 кызга ифтар оештыру ният ителә. Хәзерге вакытта берлек бу эштә ярдәм итәргә теләүчеләрне ачыклый. “Хәят” җитәкчесе Римма ханым Исхакова ярдәм итәргә теләүчеләр булса  89397314496 телефоны буенча хәбәр итүне сорый. Күпмедер продуктлар запасы тупланган инде.

  Мәҗлесләрнең бер өлешен өйләрдә, башка кафеларда да  дә уздыру күздә тотыла.

  “Без кызлар белән эшлибез. Шундый ук эшнең мөселман егетләре белән дә алып барылуын теләр идек. Гомумән, мөселман яшьләре белән активрак  эшләвебез кирәк. Мөселман яшләренең даими эшләүче Үзәген оештыра алсак бу тагын да яхшырак булыр иде,”- диде җыелышта Римма ханым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев