Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Тутыккан тагараклар”га көн бетә

Чаллының күп кенә йорт ишегалларында ташландык йөрми торган автомобильләрне очратырга була. Кайчакта алар махсус техниканың керүенә комачаулый, күп очракта парковкада урын гына алып, шыксыз кыяфәтләре белән ишегалларын ямьсезләп тора.

Балалар да алар янына тартылып уйный башлыйлар. Сәрхушләр компанияләре дә андый "тутыккан тагаракларны" үз итәргә ярата. Алар янына җыелып кычкырышып, җырлап җәмәгать тынычлыгын боза. Шәһәрдәшләребез әлеге мәсьәләне хәл итеп участковыйларны да чакырта. Әмма, машина шәхси милек булганлыктан, алар аңа кагылмыйлар.

"Тутыккан милек" кә карата Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең башлыгы урынбасары Данил Астраханцев үз фикерләрен белдерде.

- Иң беренчеләрдән булып, машинаның кемгә һәм ничек комачаулаганын ачыкларга кирәк. Әгәр ул махсус техника үтүен кыенлаштырса, газоннарда, җәяүле юлларда, балалар мәйданчыгында торса, монда административ хокук бозу составы теркәләнәчәк. Андый очракта без машина хуҗасын табып, аны административ җәзага тарта алачакбыз.

Әгәр андый машиналар янында балалар уйнаса, мондый очракта без берни дә эшли алмыйбыз. Чөнки алар өчен әти-әниләр җаваплы. Машина эченә төрле компанияләр җыелышып утыра башлаганда да төп дәгъва ул кешеләргә генә юлыгачак. Машина моңа гаепле түгел. Ташландык машина стоянкада торса, монда инде без, гомумән, аның янына бара да алмыйбыз. Чөнки, бу шәхси милек. Әйе, без ул машинаның хуҗасы белән сөйләшү уздыра алабыз. Әмма еш кына аны табып та булмый. Чөнки ул машина, гадәттә, берничә хуҗасын алыштырган була.

"Тутыккан тагаракларның" хуҗалары ачыкланган очракта, участковыйлар аларга автомобильне утильләштерергә тәкъдим итә. Әмма бар хуҗа да моңа ризалашмый. "Мин аны ремонтлыячакмын", "улыма бирәм", "торсын - ашарга сорамый бит", дигән сылтау табып аны калдыралар. Ә без берни дә эшли алмыйбыз. Мөгәен, мондый машиналар мәсьәләсен хәл итәр өчен махсус рәсми эш схемасы, муниципаль регламент кирәктер. Аңарда андый автомобиль белән нишләргә мөмкинлеге, аның хуҗасына тәэсир итә алу ысуллары, ул машинаны кайда алып куясы һәм ничек утильләштерү кирәклеге язылсын иде. Белгәнемчә, шәһәребездә андый карар әзерләнә. Аны түземсезлек белән көтәбез, - дип әйтте белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев