Шəhри Чаллы

Тәва кошы кибеткә кереп зур зыян салган

Америкада Лос-Анджелес шәһәре читендәге бер шәраб кибетенә тәва кошы очып кергән. Сатып алучылар аны күреп калып, администраторга әйткән. Соңгысы көтелмәгән кунакны кибеттән чыгарырга тырышып куа башлаган. Ләкин затлы кошка мондый мөнәсәбәт бер дә ошамаган. Ул үзен чыгарырга маташучыга һөҗүмгә ташланган, соңыннан кибет киштәләренә очып менгән. Аптыраган администратор җәнлекләрне контрольдә тоту...

Америкада Лос-Анджелес шәһәре читендәге бер шәраб кибетенә тәва кошы очып кергән.

Сатып алучылар аны күреп калып, администраторга әйткән. Соңгысы көтелмәгән кунакны кибеттән чыгарырга тырышып куа башлаган. Ләкин затлы кошка мондый мөнәсәбәт бер дә ошамаган. Ул үзен чыгарырга маташучыга һөҗүмгә ташланган, соңыннан кибет киштәләренә очып менгән. Аптыраган администратор җәнлекләрне контрольдә тоту хезмәтенә шалтыраткан. Аннан килгән хезмәткәр кошны тотарга тырышып бик озак җәфаланган. Кош канатлары белән җилпенеп, киштәдән киштәгә сикереп йөргән, нәтиҗәдә бик күп кыйммәтле эчемлек шешәләре ватылган. Көтелмәгән кунак тотылып, иреккә чыгарылганчы кибеткә 500 долларлык зыян килгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: