Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тылсымлы лимон суты

Бит тиресен ялтыратасыгыз килсә, лимон суты сөртеп карагыз. Проблемалы тирене дә лимон суты белән чистартырга була. Берничә көннән соң тирегезгә икенче төс керәчәк.

Чәчләрегез матур булып күренсен, дисәгез, 50 миллилитр лимон сутын 150 миллилитр суга салып болгатырга да юылган чиста чәчләрне шуның белән чайкатырга кирәк. Чәчләрегезне кояш астында киптерәсәгез, нәтиҗәсе тагын да яхшырак булачак. Савытка 200 миллилитр кайнар су салып (кул пешәрлек булмасын), шуңа ярты лимон суты сыгыгыз да кулларыгызны 5 минут чамасы тыгып торыгыз. Болай эшләү тырнаклар өчен файдалы. Тән тиресендәге тапларны бетерү өчен дә лимон суты сөртергә мөмкин. 10 минуттан соң аны җылымса су белән юарга кирәк

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев