Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Тыныч тормышыбыз җимерелде»

Биш катлы 48/20 йорт 16 подъездлы. Ул 1979 елда төзелеп файдалануга тапшырылган. Бүген биредә 539 кеше яши. Шартлау 11нче подъездның 5нче катында булды.

Валерий Иванов 2015 елдан бирле әлеге подъездның 5нче катында өч бүлмәле фатирда яши. Шартлау вакытында бөтен гаиләсе өйдә булган. Олы улы Евгений балалар бүлмәсендә, хатыны белән кече улы Артемий кухняда чәй эчеп утырганнар, Валерий үзе залда телевизор карап утырган.
Балалар бүлмәсенең стенасы шартлау чыккан күрше фатир янында. Шуңа күрә шартлауның көче шул якка туры килгән, стена ишелеп 17 яшьлек Евгений бетон плитәләр астында кысылып калган. 
– Шартлау тавышына мин берара аңымны югалттым, күземне ачкач, түшәм күренде. Яныма хатыным белән кечкенә улым килде. Без олы улым янына чаптык. Ул миңа «Әти, мин монда кысылып калдым», – дип әйтте. Мин аңа кагылырга курыктым – стеналар җимерелсә, нишләрсең?! Ярдәм сорап, чыгып йөгердем, – дип яшьләрен тыя алмый сөйли Валерий Иванов. 
Ивановларның ике йокы бүлмәсе дә җимерелә. Балконнарының тәрәзәләре чыгып оча. 
Хәзерге вакытта балаларының гомере өчен табиблар көрәшә: 5нче сыйныфта укучы Артемий әнисе белән Кама балалар медицина үзәгендә. Олы уллары Евгений – колледж студенты, аның хәле бик авыр, ул реанимациядә.
Шартлау булган фатирда 70 яшьлек Владимир Рочев берүзе яшәгән. Матбугатта аны исерек, ПНДда исәптә торган дип язып чыктылар. Валерий Иванов аның турында начар сүз әйтә алмый:  
– Эчеп, тавыш чыгарып йөргәнен күргәнем булмады. Кибеткә үзе йөрде, безнең белән яхшы мөнәсәбәттә иде, исәнләшеп, хәлләребезне сорашып йөри идек. Аның фатирына кергәнем булмады. 2010 елдан фатирында газы өзелгән булган, заглушка торган, бәлки, үзе генә ялгаган булгандыр диләр, андый мәгълүматны да белмим.


Валерий әлегә туганнарында яши. «Хатыным белән улларым кайтканчы, аларда торачакмын. Аннан соң, бәлки, кунакханәгә күчәрбез», – ди ул. 
Фатирда аларның документлары, акчалары да калган. Анда кертмиләр, бәлки гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән кереп, аларны алып чыгып булыр дип өметләнәләр.
Рәүф абый белән Нина Шаһиевләр 11нче подъездның беренче катында яшиләр. Шартлау вакытында алар да өйдә булган. 
– Стеналар шартлаган кебек куәтле тавыш ишетелде, ул шундый көчле иде, нык курыктык. Тәрәзә төбендәге гөлләр идәнгә егылып төште, алай башка әйберләргә зыян килмәде. Мин ишек янына бардым, бикләнеп калмасак иде дип курыктым, аны ачкач, коридорда өстән бетон кисәкләре оча иде, күзгә берни дә күренми, тузан. Башта өйдәге кием белән йөгереп чыктык, аннан соң тиз генә кереп курткалар алдык. Песиебез калды, аның өчен төне буе борчылдык, – ди Нина Александровна. 
Аларның фатирлары җимерелмәгән, тик торбалар сынып-тишелеп су баскан. 
Рәүф абый мәктәптә эшли. Аңа эшкә барырга киемнәр, икесенә дә дарулар кирәк. Рәүф Шаһиев икенче көнне гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре белән фатирына кереп, песиләрен һәм кирәк-яракларны алып чыкты.  
Нина Александровна да шартлау чыккан фатир хуҗасы турында начар фикердә түгел. «Мин аны исерек килеш күргәнем булмады. Якында яшәүче күршеләр аның газы булмавы, ул электр плитәсе кулланганы турында әйтәләр иде», ди ул. 
– Ялгыз яши иде, безгә кереп рента төзергә тәкъдим итте, – ди ул. – Без ризалашмадык. Мондый тәкъдим белән ул башка күршеләргә дә кергән булган. Бер хатын ризалашкан диләр, тик бу ир соңыннан рента дөрес рәсмиләштерелмәгән дип зарланган. 
Күршеләр фикеренчә, бу хатын дүртенче катта кызы белән яшәгән. Алар монда күптән түгел генә күчкәннәр, шуңа күрә бик аралашмаганнар. Кайберәүләр фаҗигадә үлгән 22 яшьлек Аделина Заһриева аның кызы дип әйтә. 
Айгөл Тимергалиева гаиләсе белән 11 подъездның өченче катында ике бүлмәле фатирда яши. Фаҗига булган көнне, алар барысы да өйдә, 8 яшьлек баласы бүлмәдә дәрес әзерләп утырган булган. 
– Шартлау ишеткәч, балабыз куркып елап, атылып безенең янга чыкты. Фатирыбызда ишекләр җимерелде, бөтен әйберләр ишелә башлады. Батареялар шартлады, алардан кайнар су атылды, бөтен фатирны кайнар су басты. Ишек ачылмый, коридордагы кешеләр безгә чыгарга булыштылар. Без йөгереп чыктык, телефоннарны да алырга башка килмәде. Санаулы минутлар эчендә тыныч тормышыбыз җимерелде, – ди Айгөл.
Шартлау чыккан фатирның хуҗасы турында ул үз эченә бикләнгән, тыныч кеше дип әйтә Айгөл: «Эчеп, исереп йөргәнен күрмәдем. Гап-гади бабай».
Шартлау 11нче подъездда булса да, күрше 10нчы һәм 12нче подъездларда яшәүчеләрнең дә фатирларына зыян килде. Хәзер аларның яшәргә яраклымы-юкмы икәнен тиешле хезмәтләр тикшерә. Фаҗига корбаннарына нинди ярдәм күрсәтеләчәге шәһәр җитәкчеләре белән очрашкач, билгеле булачак.
Шәһәр матбугат үзәге хәбәр итүенчә, шартлау нәтиҗәсендә һәлак булган Аделина Зәһриеваны җирләү чыгымнарын шәһәр башкарма комитеты күтәрәчәк. 
Зөһрә Вәлитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига