Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төзүчеләр көне уңаеннан Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевның котлавы

Быел төзүчеләр көне аеруча үзенчәлекле, ул Татарстан Республикасы төзелеш тармагының бер гасырлык юбилее эгидасы астында уза. Йөз ел эчендә безнең оста куллы Чаллы төзүчеләре меңләгән объект төзеде, алар арасында – эре сәнәгать предприятиеләре, социаль һәм мәдәният учреждениеләре, театрлар, спорт манежлары, парклар, яр буйлары.

Аларның һөнәри осталыгы һәм җаваплылыгы нәтиҗәсендә Татарстан елдан-ел ямьләнә, республикабыз Россиянең генә түгел, ә чит илләрнең дә икътисади яктан алга киткән һәм туристларны җәлеп итә торган үзәкләренең берсенә әверелә.
Шәһәрнең тарихы дөньяда иң эре автомобиль заводы һәм Түбән Кама ГЭСын төзү белән бәйле, шуңа күрә Чаллы өчен төзүче һөнәре иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Төзүчеләребез тарафыннан бик күп проектлар уңышлы тормышка ашырылды. Аларның бәһасез тәҗрибәсе шәһәребезнең төзелеш комплексы иминлегенең нигезе булып тора.
Төзүчеләребез тармакның 100 еллык юбилеен лаеклы каршылыйлар. Пандемия белән бәйле объектив кыенлыкларга карамастан, кабул ителгән барлык йөкләмәләр дә үтәлде. Быел берьюлы ике яңа мәктәп ачылачак, аларның һәркайсы 1224 урынга исәпләнгән. Нәни чаллылылар өчен өч яңа балалар бакчасы әзер. Без төзүчеләр белән бергә «Мастеровые» рус драма театрын торгызабыз, йогышлы авырулар хастаханәсен, спорт һәм башка социаль объектларны ремонтлауны дәвам итәбез. Моннан тыш, Яр Чаллыда берничә масштаблы проект гамәлгә ашырылды: кабиналар каркаслары җитештерү буенча Европада иң заманча заводларның берсе һәм Haier корпорациясе заводлары эшчәнлекләрен башлады. Узган ел Республика клиник онкология диспансерының филиалы, Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар драма театры, «КАМАЗ» боз сарае, «Юбилейный» бассейны, «Победа» ябык футбол манежы ачылды. Шәһәребездә ел саен 300 мең кв.метрдан артык торак йорт, шул исәптән социаль ипотека буенча да, файдалануга тапшырыла.
Әлеге һәм башка казанышлар төзелеш оешмаларының бердәм эшчәнлекләре, республика җитәкчелеге, Президент Рөстәм Нургали улы Миңнехановның ярдәме, федераль хакимиятләрнең яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру омтылышы белән мөмкин булды.

Хөрмәтле төзүчеләр!
Чаллылылар исеменнән намуслы хезмәтегез, сайлаган эшкә тугры булуыгыз һәм туган шәһәргә мәхәббәтегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Мин ышанам, киләчәктә дә, бай тәҗрибәгезне һәм осталыгыгызны файдаланып, сез Чаллы һәм Татарстан Республикасының чәчәк атуы өчен тармак үсешенә ярдәм итәчәксез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм иң изге теләкләр телим! Бәйрәм белән, Төзүчеләр көне белән сезне! – дип әйтелә котлауда.

Фото: news.myseldon.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау