Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төзекләндерү эшләре дәвам итә

Быел Яр буе паркы төзекләндерелә.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алдында шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендәге вазгыять буенча хисап тотты. Узган елның җәендә республика җитәкчесе шәһәрдәге төзекләндерелгән объектларның торышын тәнкыйтьләгән иде. «Чисталыкны һәм тәртипне саклау муниципалитетның турыдан-туры бурычы,  ә гражданнар яңа төзекләндерелгән ишегалларына һәм җәмәгать киңлекләренә сак карарга тиеш», –  диде Мәһдиев йомгаклау сессиясендә. 

«У зган ел бу мәсьәлә буенча безгә карата җитди кисәтү һәм гадел тәнкыйть булды.. Киләчәктә мондый фактларны булдырмаска кирәк. Шәһәр территориясен төзекләндерү шәһәр мохитен функциональ, экологик һәм эстетик хәлгә җиткерүгә юнәлдерелгән», – диде ул.

Былтыр Гренада паркы  һәм Яшь ленинчылар бульвары төзекләндерелде. Быел Яр буе паркын, шулай ук «Безнең ишегалды» президент программасы буенча 147 ишегалдын ремонтлау планлаштырыла.

Фото ачык чыганаклардан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзекләндерү безнең ишек алды Президент программасы