Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уенчыклар кыйммәтләнде

Русиядә быел балалар уенчыклары 11 процентка кыйммәтләнгән, бу рәсми инфляциядән дүрт мәртәбәгә күбрәк дигән сүз. Шул рәвешле, октябрь аенда бер уенчыкның бәясе уртача 322 сум булган (бер ел элек 290 сум иде). Бигрәк тә пластмасса уенчыклар ныграк кыйммәтләнгән икән: аларның бәясе бер ел эчендә 17 процентка арткан, йомшак уенчыкларныкы -...

Русиядә быел балалар уенчыклары 11 процентка кыйммәтләнгән, бу рәсми инфляциядән дүрт мәртәбәгә күбрәк дигән сүз. Шул рәвешле, октябрь аенда бер уенчыкның бәясе уртача 322 сум булган (бер ел элек 290 сум иде). Бигрәк тә пластмасса уенчыклар ныграк кыйммәтләнгән икән: аларның бәясе бер ел эчендә 17 процентка арткан, йомшак уенчыкларныкы - 9 процентка. Экспертлар уенчыклар Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан әле тагын да кыйммәтләнәчәк дип фаразлый. Мондый хәл ел саен күзәтелә икән, чөнки сорау күп булганлыктан, товарны гадәттәгечә поезд-автомобильләр белән түгел, ә самолетлар белән дә кайтартырга туры килә һәм нәтиҗәдә бәягә күпмедер процент өстәлә. tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев