Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уфа татарлары Тукай һәйкәлен кую урыны турында төрле фикердә

Башкортстан республикасы Мәдәният министрлыгы Тукай һәйкәле эскизына бәйге игълан итте. Республика татарлары һәйкәлне кайда урнаштыру турында төрле фикердә.

Уфада Тукайга һәйкәл кую мәсьәләсендә татар җәмәгатьчелеге инде дистә елдан артык көрәш алып бара. Тукайга һәйкәл кирәклеге турында таләп татар җәмәгатьчелек оешмаларының корылтай һәм конференцияләре карарларына һәрдаим кертелеп килә. Инде, ниһаять, боз кузгалды кебек. Башкортстан республикасы Мәдәният министрлыгы Тукай һәйкәле эскизына бәйге игълан итте. Һәйкәл өлгеләре июль аена кадәр кабул ителә. Мәдәният министрлыгының эскизларга бәйге игълан иткән белдерүендә һәйкәлнең Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршына куелачагы әйтелгән иде. Ләкин җәмәгатьчелекнең бу урын уңаеннан фикерләре төрле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев