Уфадагы Салават Юлаев һәйкәлен урыныннан алалар
Яңалыклар тасмасы

Уфадагы Салават Юлаев һәйкәлен урыныннан алалар

Уфада, Салават Юлаевка һәйкәле, гадәттән тыш хәл аркасында, вакытлыча урыныннан алынырга мөмкин

Башкортстандагы мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау департаменты башлыгы Олег Полстовалов билгеләп үткәнчә, зур ремонт үткәрү өчен һәйкәлне алып тору сорала. Беренчедән һәйкәл астындагы плитә ныклыгын югалткан һәм ул алыштырылачак. Атның аяклары ныгытылачак. Беренчел мәгълүматлар буенча, һәйкәлне төзекәндерү бер ел ярым дәвам итәчәк.

Һәйкәлнең саклануын тиешенчә тәэмин итмәгән өчен Уфа мэриясенә 200 мең сум штраф салынган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


01 янгын ут мчс коткару

Нет комментариев