Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уңган безнең татар егетләре

Милли темага бәйгеләр, конкурслар үткәрү татар дөньясында үзгә бер төсмер алды: бу ярышлар матурлык, уңганлык кебек сыйфатларны ачыклау йөзеннән генә түгел, ә туган телне саклап калу, тарихыбызны, әдәбиятыбызны, сәнгатебезне тирәнтен белү, өйрәнү максатыннан да чыгып үткәрелүе белән мөһим. Бигрәк тә балалар, яшүсмерләр, яшьләр арасында шушындый чаралар милләтебезнең киләчәген кайгыртып оештырыла....

Милли темага бәйгеләр, конкурслар үткәрү татар дөньясында үзгә бер төсмер алды: бу ярышлар матурлык, уңганлык кебек сыйфатларны ачыклау йөзеннән генә түгел, ә туган телне саклап калу, тарихыбызны, әдәбиятыбызны, сәнгатебезне тирәнтен белү, өйрәнү максатыннан да чыгып үткәрелүе белән мөһим. Бигрәк тә балалар, яшүсмерләр, яшьләр арасында шушындый чаралар милләтебезнең киләчәген кайгыртып оештырыла.

Мәртәбәле бәйгеләрнең берсе булган "Татар егете" конкурсы да Чаллыда инде дистә еллар уздырыла. Миңа аның быелгысында жюри составында булырга туры килде.

Иң беренче Сара Садыйкова исемендәге концерт залында халыкның шулкадәр күп булуы сөендерде. Татар яшьләренең милли хисләр белән янып, җан атып утыруларын күрү үзе бер рәхәт иде. Конкурсны "Шатлык" яшьләр үзәге хезмәткәрләре җиренә җиткереп оештырганнар. Бигрәк тә проектның авторы, үзәкнең баш белгече Илүсә Зиннурованың тырышлыгы, иҗади яктан да, шоу буларак, режиссерлык таланты да бу чарада ачык күренде. Берсеннән-берсе уңган егетләрне табып сәхнәгә чыгару җиңел эш түгел.

Финалга кадәр җитеп, йомгаклау бәйгесендә көч сынашкан тугыз егетнең һәрберсе мактауга лаек. 2нче гимназиядән Илшат Гамманов үзенең профессионалларча оста биюе, купшылыгы белән сокландырса, 25нче мәктәптән Динар Шәрәфетдинов моңлы вә көчле тавышы белән җырлап, күңелләрне яулады. Әлмәттән килгән Айдар Хәсәншинны тамашачы талантлы һәм итагатьле булуы өчен яратты.

Кайсы гына егетне алма, "Татар егете-2016" исемен бирергә мөмкин иде. Кешенең бер сыйфаты буенча гына бәя биреп булмый, әлбәттә. Бәйгенең кул көрәше буенча булган өлешендә кемдер көчле булса, талант ягыннан икенче егет зур осталык күрсәтте. Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте студенты Илмир Габидуллин сәхнәгә чыккач, күзгә ике булып күренә башлады дип аптырап калдык. Баксаң, ул үзенең игезәк туганы белән бергә чыгыш ясый икән. Егетләр чараның бер бизәге булып истә калдылар.

Бәйгенең төп шарты - кул эшләре белән таныштыру да бик кызыклы булды. Кемдер кошларга ясалган җимлек, икенчеләре оя кебек эшләре белән шаккатырды. Пластик шешәләрдән ясалган бөркет, талдан үрелгән бишек кебек кул эшләрен күргәч, чыннан да, шушы егетләр ясадымы икән моны, дип уйлап куясың...

Бәйге егетләр чыгышыннан гына торса, бик күңелле булмас иде. "Мәхәббәт аңлату" өлешендә берсеннән-берсе чибәр кызларның егетләргә ярдәм итүе, уртак иҗат җимешләрен күрү үзе бер манзара иде. Милли киемнәр кигән гүзәл кызлар чарага нур өстәделәр. Чаллы политехника көллиятендә белем алучы Муса Мөхәммәтҗанов хәрби темага дуслары белән гаҗәеп матур номер әзерләгән. Муса аны сөйгәненә багышлады. 54нче гимназиядән Альберт Мөнәввәров гитарада уйнап-җырлап, үз талантын оста ачып бирде. Шулай ук Дамир Фарукшинның кызлар әйләнәсендә кунакка кайткан егет булып көязләнеп йөрүе бик күңелле күренеш иде. КГАМТ студенты Тимур Шакировны тамашачы иң сөйкемле егет буларак кабул итте.

Жюри әгъзаларына җиңүчене билгеләү бик җиңел булмады. Егетләрнең һәрберсенә төрле номинацияләрдә мәртәбәле исемнәр бирелде, әлбәттә. Әмма беренче урын - җиңүчене сайлаганда фикерләр аерылды. Шулай итеп, быел "Татар егете-2016" исемен ике кешегә бирергә булдылар. Яр Чаллы сәнгать көллияте студенты Инсаф Хәмидуллин белән 25нче мәктәп укучысы Динар Шәрәфетдинов иде алар.

Егетләрнең барысына да бүләкләр тапшырылды. Әммә җиңүче кәләпүше берәү генә иде. Инсаф белән Динарга аны алмашлап киеп йөрергә туры килер инде. "Кәҗәсе түгел, мәзәге", ди безнең халык. Җиңүче дигән исем барыннан да өстен.

"Татар егете-2016" бәйгесе киләсе елда да узачак. Шуңа күрә теләге булган егетләребезгә бүгеннән үк аңа әзерләнә башларга киңәш итәр идек. Милләтебез белән горурланып, көчле рухлы булып яшәүгә ни җитә?!

Мирһади Разов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X