Украинадагы хәрби хезмәткә кемнәр китәчәк? - ВИДЕО
Яңалыклар тасмасы

Украинадагы хәрби хезмәткә кемнәр китәчәк? - ВИДЕО

Сергей Шойгу өлешчә мобилизация хакында сөйләде.

Россиянең оборона министры Сергей Шойгу өлешчә мобилизация хакында аңлатма бирде. Иң беренче чиратта хәрби хезмәткә армия сафларында булган, хәрби белгечлеге, хәрби тәҗрибәсе булган ир-атлар чакырылачак. Студентлар һәм укучылар турында сүз бармый. Шулай ук мобилизация хәзерге вакытта армиядә хезмәт итүчеләргә дә кагыйлмый, дип белдерде ул.

Оборона министры Украинада махсус операция вакытында югалтулар турында да әйтеп узды. Аның сүзләренчә, Украинада 5937 Россия хәрби кеше гомере өзелде. Украина армиясендә югалтулар саны - 61 меңгә җиткән, 49 мең яраланган. 

Моннан алда Россия Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация турында игълан иткән иде. http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/rossiiada-olesca-mobilizaciia-igielan-itelde

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хезмәт

Нет комментариев