Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уку елы нәтиҗәләре

Чаллы мәгарифенең 2013-2014 уку елындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Әлеге максаттан мәгариф һәм мәдәният идарәләре җитәкчеләре белән уздырылган киңәшмәдә шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев та катнашты. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов билгеләп үткәнчә, шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә сыйфатлы белем бирү өчен шартлар тудырылган. Өч...

Чаллы мәгарифенең 2013-2014 уку елындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Әлеге максаттан мәгариф һәм мәдәният идарәләре җитәкчеләре белән уздырылган киңәшмәдә шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев та катнашты. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов билгеләп үткәнчә, шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә сыйфатлы белем бирү өчен шартлар тудырылган. Өч ел эчендә мәктәпләрнең матди-техник базалары заманча җиһазлар белән тулыландырылган, 19 мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясалган, "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыруга 38 миллион сум акча бүлеп бирелгән, ел саен агымдагы ремонт ясала, хезмәт хаклары үскән.

"Үткән уку елында мәктәпкәчә белем бирү мөмкинлеген тәэмин итүдә җитди адымнар ясалды", - дип билгеләп үтте Рамил Хәлимов. Узган ел 1720 яңа урын булдырылды. Шәһәрдә ике яңа балалар бакчасы төзелде, дүрт бакча бинасы кайтарылды, эшләүче бакчаларда өстәмә сигез төркем ачылды.

Эшчәнлек күрсәткечләре буенча балалар бакчаларының рейтингы билгеләнде. Быел беренче ун урында - 98, 50, 104, 1, 68, 94, 79, 99, 67, 21, соңгы ун урында - 20, 36, 59, 25, 105, 43, 40, 41, 106, 85нче бакчалар.

Бу уку елында мәктәпне 4342 - тугызынчы, 2101 унберенче сыйныф укучысы тәмамлады. Йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча 26, 78, 77, 76, 57, 32, 61, 10, 36, 50нче мәктәпләр - беренче ун урында. 7 укучыга төп гомуми белем турында аттестат бирелмәгән. 2014 елның бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә караганда, быел француз теленнән һәм географиядән имтихан нәтиҗәләре үткән елдагыдан яхшырак, 20 укучы БДИда 100әр балл җыйган. Республика күрсәткече белән чагыштырганда, информатикадан кала барлык фәннәрдән Чаллы укучыларының гомуми баллары югарырак. Кабат имтихан тапшыру нәтиҗәләре буенча бер укучы гомуми урта белем турында аттестат ала алмаган. 2100 чыгарылыш сыйныф укучысының 136сына аерым үрнәктәге кызыл тышлы аттестатлар тапшырылган.

Киңәшмәдә ел нәтиҗәләре түбән булган 7, 23нче мәктәпләр уку елын яңа директорлар белән башлаячагы әйтелде.

Шәһәр хакиме киңәшмәгә йомгак ясап, үткән уку елында башкарылган эшләр өчен мәктәп җитәкчеләренә рәхмәт белдерде, мәгариф өлкәсендә Чаллының бик күп юнәлешләр буенча алдынгы урыннарда булуын искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев