Укучыларга ярдәм ит
Татарстанда быел да «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе уза. Бу унынчы тапкыр инде. Яңа уку елында Татарстанда I сыйныфка якынча 44 мең бала барачак, шуларның 9,2 меңе ярдәмгә мохтаҗ.
Хәйрия ярдәме аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, шулай ук инвалид әти-әниләре белән яшәүче яки үзләре инвалид булган укучыларга күрсәтелә. Гадәткә кергәнчә, портфельләр белән язу кирәк-яраклары, мәктәп һәм спорт формасы балаларга тантаналы рәвештә бүләк ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев