Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укучылар рестораннарда тукланачак

Гадәти ашханәләр урынына тематик рестораннар ачыла.

Гадәти ашханәләр урынына тематик рестораннар ачыла.

Яңа уку елына “Минем мәктәбемнең рестораны” проекты кысаларында Мәскәүнең янә 34 белем учагы үзләренең ашханәләрен үзгәртәчәк. Гадәти ашханәләр урынына өстәмә меню белән тематик рестораннар ачылачак. Бу акциядә башкаланың 100гә якын мәктәбе катнаша.

Бизәү стилен укытучылар һәм укучылар тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлаячак. Бизәү темалары арасында — ел фасыллары, шәһәр легендалары, Көмеш гасыр шагыйрьләре, космик сугышлар һәм башкалар бар. Ашханәләрне “рестораннарга” әйләндерү өчен картиналар эленә, стеналарга рәсемнәр төшерелә һәм яхшы савыт-саба сайлана.

“Минем мәктәбемнең рестораны” проекты 2013 елда башланган иде. Аның төп максаты — Мәскәү балаларының туклану мәдәниятен күтәрү, мәктәп ашханәләрен ял һәм аралашу урынына әйләндерү.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/ukuchylar-restorannarda-tuklanachak/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев