Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укучыларны һәм студентларны ковидка тикшерәчәкләр

"Роспотребнадзор" шундый боерыкка кул куйды.

Татарстанда әлегә мондый хәл юк, Башкортстанда югары сыйныф укучылары һәм студентлар арасында коронавирус белән авыручылар санын тикшерәчәкләр. Мондый боерыкка федераль "Роспотребнадзор" кул куйды, дип белдерә Гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы Анна Казак.

Хәзер төбәк ведомстволары —“Роспотребнадзор”, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы мониторинг үткәреләчәк белем бирү учреждениеләрен билгеләргә тиеш булачак. Гомумән алганда, ун уку йортын: дүрт мәктәп, өч урта һөнәри белем бирү һәм өч вузны тикшерергә планлаштыралар. Аларның һәркайсында ПЦР ысулы белән очраклы ун укучыны сынаячаклар.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова хәбәр итүенчә, әлеге тикшерүләрнең нәтиҗәләре көндезге яисә читтән торып уку формасын сайлап алуга йогынты ясарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: короновирус