Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укытучылар кәгазь эшеннән котылырмы?

Мәгариф министры Ольга Васильева белдерүенчә, алар киләчәктә дүрт төрле документ кына тутырачак.

Мәгариф министры Ольга Васильева белдерүенчә, алар киләчәктә дүрт төрле документ кына тутырачак.

Дәүләт думасында үткән парламент тыңлауларында ясаган чыгышында Русия мәгариф министры Ольга Васильева, мәктәпнең төп проблемасы - артык бюрократиягә бирелү, дип белдерде. Шуңа да укытучыларның отчетларын кыскарту турында Хезмәт кодексына төзәтмәләр кертеләчәк.

—    Мәктәп укытучылары бары тик дүрт төрдәге документ тутырырга тиеш: эш программасы, тематик план һәм электрон көндәлек белән сыйныф журналы, — диде министр.

Ольга Васильева укытучылар җитмәү темасына да тукталды. Аның сүзләренчә, педагогик югары уку йортларында укучыларның 70 проценты гына диплом ала, аны тәмамлаучыларның яртысы гына мәктәпкә эшкә килә. Министр моны яшь белгечләрнең мәктәпкә эшкә барудан куркуы белән аңлатты. Чыгарылыш студентларының куркуының тагын бер сәбәбе итеп практика җитмәүне атады.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/ukytuchylar-k-gaz-eshenn-n-kotylyrmy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев