Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укытучыларның август киңәшмәсе Алабуганың яңа полилингваль мәктәбендә узачак

«Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексы Минтимер Шәймиев инициативасы буенча төзелде.

Быел педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсе утырышы 14 августта Алабугада «Адымнар — Алабуга» яңа күптелле белем бирү комплексында узачак. Анда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга йомгак ясала. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы быел «Демография», «Мәгариф» һәм «Фән» илкүләм проектларын, шулай ук алты федераль дәүләт программасын тормышка ашыруда катнаша.

Агымдагы елда республикага җәлеп ителгән акчаларның гомуми күләме «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру хисабына 1,5 млрд сум, «Мәгариф» илкүләм проекты — 2,2 млрд сум тирәсе, «Фән» илкүләм проекты — 449,9 млн сум һәм федераль программалар — 860,4 млн сум тәшкил итә.

«Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк катнашачак», — диелә хәбәрдә. Киңәшмәнең темасы: «XXI гасыр мәгарифе: киләчәк өчен бүгенгесе».

Утырышта катнашучылар мәктәпкәчә һәм мәктәп белеменең сыйфатын күтәрү, һөнәри белем бирүне үстерү, балаларга өстәмә белем бирүнең һәркем өчен мөмкин булуы һәм нәтиҗәлелеге һәм башка мәсьәләләрне караячак. 

1224 урынга исәпләнгән «Адымнар — Алабуга» полилингваль мәктәбе Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән белем бирү комплексларын төзү проектына керә. Мондый оешмаларда укыту өч телдә — рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев