Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ул арбасындагы куркынычсызлык каешларына буылып үлгән, дип фаразлана.

25 нче март көнне кичен Яр Чаллының Яңа шәһәр өлешендәге йортларның берсендә фатирда кресло-каталкада буылу билгеләре белән 12 яшьлек малай гәүдәсе табыла. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү уздырыла, дип хәбәр итә Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе. Якынча мәгълүматларга караганда, фатирда...

25 нче март көнне кичен Яр Чаллының Яңа шәһәр өлешендәге йортларның берсендә фатирда кресло-каталкада буылу билгеләре белән 12 яшьлек малай гәүдәсе табыла. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү уздырыла, дип хәбәр итә Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе.

Якынча мәгълүматларга караганда, фатирда ике улы белән бер ханым яшәгән. Фаҗига көнне ул ДЦП диагнозы белән яшәгән кечкенә улын 24 яшьлек олы улына калдырып, эшкә китә. Кичен олы, улы әнисенә шалтыратып, дуслары белән урамга чыгарга рөхсәт сорый. Ана тиздән кайтырга тиеш булганлыктан, аңа өйдән чыгып китәргә рөхсәт бирә. Әмма өенә кайтып кергәч, кечкенә улының үле гәүдәсенә тап була.

Тикшерүчеләр, бала креслодан шуып төшеп, куркынычсызлык каешлары белән буылган, дип фаразлый.

Хәзерге вакытта суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Шулай ук фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән кирәкле чаралар уздырыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/27/137500/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X