Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Ул мине чыгырдан чыгарды»: Зәйдә яшәүче хатынны улын газаплауда гаеплиләр

Зәйдә яшәүче Вераның тарихы хәтта федераль каналларга да эләкте — аны үз улын газаплауда гаеплиләр. Малайның әбисе сүзләренчә, хатын еш кына баласына кул күтәргән. Ә Вера үзе моны кире кага: әнисе сүзләрен ялган дип атый һәм үз гаебен танымый.

Зәйдә яшәүче Вера Долгованы 9 яшьлек улын газаплауда гаепләделәр. Шаһитләр әйтүенчә, бу хатын ике ел дәвамында улын даими кыйнап торган.

27 апрельдә ул улына берничә тапкыр чыбык белән суккан, ә соңыннан башын суга тыккан. Шуннан соң прокуратура тикшерү эше башлады, ә Тикшерү комитеты кыйнау һәм ата-ана бурычларын үтәмәү турында ике җинаять эше ачты. 

Вера үзе сөйләгәнчә, ул көнне улы шигырь ятларга тиеш булган. Малай бик нык көйсезләнгән һәм биремне үтәргә теләмәгән. Үзе әйтүенчә, тыңламаган очракта, «бераз сугачакмын» дип улын кисәткән.

«Иртән өйрәнеп, укып утырдык, Тим Собакинның „Лунная сказка“ дигән авыр шигыре иде. Ул үзе ятларга теләмәде. Улым мине чыгырдан чыгарды, түзеп тора алмадым. Мин балачактан инвалид, үземнең нервларым да әллә ни түгел. Ләкин минем кулым бик көчсез, каты итеп суга алмыйм», — дип сөйләде хатын.

Ул мизгелдә алар янында малайның әбисе була. Ул тәрәзә янына килә һәм кызы оныгын үтерә дип кычкыра. Ярдәм сорап кычкырган тавышны күршеләре ишетә һәм полиция чакырта.

Вера сүзләренчә, бу әнисе белән беренче генә конфликт түгел икән. Аның сүзләренчә, әнисе ызгыш-талаш ярата торган холкы белән аерылып тора. Ул еш кына малайны тәрбияләүгә катнаша — һәрвакыт диярлек гаиләдә низаг килеп чыгуга шушы сәбәп була да инде.

«Мин аны гел кисәттем, безнең арага кысылма дидем. Ләкин әни гел кысылып торды, баланы музыкаль мәктәпкә, сәнгать мәктәбенә йөртмә, диде. Ә мин баланы кая йөртергә, кая йөртмәскә икәнен үзем дә беләм дип әйтә килдем. Әгәр бала рәсем ясарга ярата икән, нишләп аның талантын үстермәскә әле?» — ди әни кеше.

Гаиләдәге авыр атмосфера балага да тәэсир итә. Вера сүзләренчә, малайга ике яшь тулгач, ул өйдән чыгып качкан. Ул вакытта хатынга административ протокол төзегәннәр, полиция хезмәткәрләре баланы кайтарырга ярдәм иткән, Вера үзе үк аларга мөрәҗәгать иткән булган. Вера әйтүенчә, әнисе белән сүзгә килү аркасында, гел ызгышлар чыккан:

«Күп проблемаларыбызның әни аркасында чыгуын улым еш әйтә иде. Икәү генә булганда гел дус-тату яшәдек».

Баланың әбисе гаиләдәге ызгышлар турында еш кына күршеләренә сөйләгән. Ә тегеләре исә, бу хакта малай укыган мәктәпкә хәбәр иткән. Чыннан да, баланың тәнендә күгәргән эзләр барлыкка килә, әмма әнисе әйтүенчә, бу нәселдән килә торган сирәк авыруга бәйле икән.

Хатын берничә тапкыр табибларга мөрәҗәгать итүен сөйләде. Әмма Вера сүзләренчә, алар баланың ябык булуын нәселдәнлеккә генә бәйле дип әйткән. Балада авыру булуы турында табиблар белешмә бирә алмаган — янәсе, документларны югалтканнар.

Вера сүзләренчә, баланың тәнендәге күгәргән урыннарны күпләр кыйнаудан калган эзләр дип кабул иткән. Шуның аркасында узган елның октябрендә ул административ җәза алган.

Бу хәлдән соң Вераның улын Зәй районы хастаханәсенә алып китәләр. «Татар-информ»га билгеле булганча, баланы медицина оешмасына алып киткән вакытта анда ниндидер җитди имгәнүләр табылмый. Табиблар бары тик гәүдә авырлыгы җитмәүне генә ачыклый.

Шулай ук, агентлыкның хокук саклау органнарындагы чыганаклары сөйләгәнчә, 2018 елның сентябреннән 2020 елның апреленә кадәр хатын чыннан да улына даими рәвештә сугып торган. Ә ул көнне хатын баласына галош ыргыткан, берничә тапкыр чыбык белән суккан һәм башын суга тыгып торган. Хәзер җинаять эшен судка тапшырырга әзерлиләр.

Малайның әбисе, күршеләре һәм укытучылары җинаять эшенең шаһитләре булып санала. Вера сүзләренчә, ул мәктәпнең ни өчен аңа каршы булуын аңламый — укытучылар белән аның арасында конфликтлар булмаган.

«Бала „дүртле“ һәм „бишле“ билгеләренә укый. Барысы да шома гына барды, җыелышларга да гел йөрим, бармыйча калганым юк. Ничек укуы белән гел кызыксынып, сораштырып тордым. Әгәр берәр нәрсә килеп чыкмаса, әйдәгез, үзем аның белән шөгыльләнәм дип әйтә идем», — ди Вера.

Ә баланың күрсәтмәләре турында Вера берни дә белми — ведомствода аңа бу хакта сөйләргә ашыкмыйлар. Әмма, хатын әйтүенчә, малай әлеге хәлне арттырып та сөйләргә мөмкин, чөнки бу аның яшендәге балаларга хас гадәт. Хәзер Верага улы янына бару мөмкинлеге сирәк эләгә, очрашулар да кыска гына була.

 «Бервакыт ул ишегалдында уйнап йөри иде. Мин аның янына бардым да аның белән чыккан кешеләрдән улымны кочакларга һәм үбәргә рөхсәт сорадым. Рөхсәт иттеләр, ләкин шуннан соң аны алып та киттеләр», - ди әни кеше.

Вера сүзләренчә, малай үзе аңа тартыла һәм өйгә кайтасы килүе, гаиләсен сагынуы турында әйткән. Агентлык чыганаклары мәгълүматларына караганда, якын арада малайны хастаханәдән балалар йортына күчерәчәкләр, суд карары чыгарганчы бала шунда булачак.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев