Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Улакка боз катканда китте...

Кайгылы хәбәр алдык. Милләтпәрвәр язучы Фәүзия Бәйрәмованың әнисе Сәлимә апа 94 яшендә бакыйлыкка күчкән икән. Кем ул милләт анасы: нинди гаиләдә үскән, балаларын ничек тәрбияләгән? Менә шушы сорауларга ачыклык кертер өчен, моннан дүрт ел элек язылган язмага кире кайтыйк әле. Улакка боз катканда туганмын Сәлимә апа туган көне турында бик...

Кайгылы хәбәр алдык. Милләтпәрвәр язучы Фәүзия Бәйрәмованың әнисе Сәлимә апа 94 яшендә бакыйлыкка күчкән икән. Кем ул милләт анасы: нинди гаиләдә үскән, балаларын ничек тәрбияләгән? Менә шушы сорауларга ачыклык кертер өчен, моннан дүрт ел элек язылган язмага кире кайтыйк әле.

Улакка боз катканда туганмын
Сәлимә апа туган көне турында бик ачылып сөйләми. Беренчедән, татарда гомер-гомергә туган көн дип бәй­рәм ясау гадәте булмаган, икенчедән, төгәл көне билгеле түгел, ди ул. Авылда ут чыгып, янгын телләре кәнсә­ләр­не йотканлыктан, авыл мет­рикәсе дә көлгә әйләнгән. Туган көне төрле документларда төрлечә язылган, балалары 5 ноябрьне әниләренең туган көне итеп исәпли. Сә­лимә апа безнең сораулы карашларны күреп җайлап кына гомер йомгагын сүтә башлады:
- Әни, улакка боз катканда тудың, куллар өшеде, бик салкын иде, дип сөйли торган иде. Әтием - мәзин, әни дә бик дини кеше иде. Әтием­не озын сырлы таяклы, тезгә җиткән казакилы, ак чалмалы килеш истә калдырганмын. Аңа ияреп мәчеткә йө­ри идем. Әти белән әни кызу урак өстендә дә уразасын кал­дырмадылар. Урактан кай­­тып, кар базына төшеп уты­рулары истә калган. Мин баз авызыннан карыйм да аптырыйм. Чыгыгыз инде мон­да, дип дәшәм. Алар эссе­лектән әлсерәп, хәл алырга төшкәннәр икән. Икенче көнне тагын кырга чыгасы. Әни жбан белән су ала. Шунда яулыгын чылатып, башына бөркәнә икән. Әни итәк тулы балаларымны үстергәндә янымда булды. Сабыйларым­ның кендек әбисе дә әле ул. Колхоз эше­нә дә йөрисе, бер-бер артлы туган балаларны да тәрбия­лисе бар. Шундый авыр мәл­ләрдә миңа, кызым, бала­ларың күп, бас намазга, дип өнди торган иде. Дини мәҗ­лесләрдә булырсың, намаз рәтен белмәгәч, нишләр­сең, дип үзенчә үгетләгәне ис­тә. Мин исә, менә синең эшең беткән, укы инде, дип әйт­кәнмен. Шул сүзләрем әле дә күңелемә тынгылык бирми. Аллаһы Тәгаләдән вакыты җиткәч, намазга үзеннән-үзе өйрәндем. Әни кечке­нә­дән оеткысын салган, догаларын белә идем инде. Шуңа кү­рә дин юлына кереп китү­нең бер авырлыгы да булмады.
Әүхәдине жәлләп, кияүгә чыктым
Тумышым белән Сабай авылы кызы мин. Тормышка да шушы авыл егетенә чыктым. 17 яшь иде, мәхәббәтнең нәрсә икәнен белмәдем. Әү­хәди исә үги абыем Сәү­бән­нән мине сораган. "Сәлимә­нең тормышка чыгарга уе юк, ә миңа өйләнергә кирәк. Ничек итсәң ит, күндер аны, юкса урлап булса да китәчәк­мен", - дигән. Абый мине, егетнең анасы бүген-иртәгә өзелергә тора, хәленә кер, дип үгетләде. Ипле, тәртипле, грамотный егет дип ризалаттырды. Грамотный дигәне 4 класс белем инде ул. Әүхәди мине, кашевкага утыртып, югары очтан түбән очка алып төште. Анасы бер ел да тормады, гүр иясе булды. Үзем бердәнбер бала булганмын. Кем уйлаган бит итәк тутырып бала үстерер­мен дип. Тормышка 1940 елның 3 ноя­брендә чыктым. 67 ел бергә бик тату итеп яшәдек. Авылда бөтен кеше белә: тавыш-ни­заг булмады безнең. Балалар бар бит. Алар алдында ничек ямьсез­ләнәсең: елтыр күзлә­ре бе­лән күзәтеп, һәр мөгамә­ләң­не күңелләренә сеңдереп ба­ралар, үзләрен алдагы тор­мышка әзерлиләр. Шө­кер, илгә-көнгә кызыллык ки­терә торган булмадылар. Берсен дә аерып әйтмим, барысы да үз урынында. Әүхә­дине 88 яшенәчә бала караган кебек карадым. Аның кит­кәненә дә биш ел була икән инде. Авырлыкны күп күр­дем. Күрәсең, Ходай, картлык көнеңдә рә­хәт яшәтермен, дигәндер. Иге­­зәк сыңарлары­ның берсе - Розалиям, бәхе­те­мә, күрше авылда - Миңгәр­дә төпләнеп калды. Мине бү­ген ул кадер-хөрмәттә яшәтә.
Үзәкләргә үткән ясмык
- Тыныч тормышта бер ел гына яшәп калдык, дәһ­шәтле сугыш башланды. Әү­хәди 1943 елга кадәр колхоз рәисе булып эшләде. Ирләр­сез, атсыз калган колхозны ничек­ләр генә җитәкләде икән ул, ничекләр түзде икән - хәзер дә шаккатам. Аннан сугышка китте. Сугышта кулын өзде­реп Омскида озак вакыт дә­ва­ланды. Кайткач исә, бригадир, ферма мөди­ре булып эш­ләде. Мин төрле эшкә йөр­дем. Ат белән Сабага йөк ташыдым. Ул вакытта сыер башына мәҗбүри түләү бар иде. 265 литр сөтне хө­кү­мәт­кә тапшырасы. Бу - ир­тәнге 4тә торып сөтне Сабага ир­тәнге алтыга илтеп тапшырасы дигән сүз. Анысы түзәр­лек, ә менә Арча заготзерносыннан чәчү өчен ясмык алып кайту үзәккә үтеп калган. Алты хатынга өч уфалла арбасы тоттырып чыгарып җибәр­деләр безне. Бардык, кайтыр юлга чыктык. Юл аркылы чык­канда арбабызның тәгәр­мәче тузып китте бит. Аны шул килеш Урыс Чокырчасына ка­дәр сөйрәп бардык. Авыл башындагы иң беренче йортка кереп урыс мужигына хәлне аңлатабыз. Мин аз-маз русча сукалыйм, иптәш хатын бө­тенләй дә белми. Бу безгә ясмыкны икегә бүлеп катомка ясарга кушты. Иптәш хатынга катомка бавы бирде, ә миңа юк. Нишләргә? Утыз чакрым араны йөкне аркага асмасаң үтеп булмаячак. Баш­ны иеп торам шулай. Кү­зем биш бала итәкле күлмәк­кә төште. Бала итәген сүттем дә, катомка бавы ясадым бит. Көч-хәл белән кайтып егылдык. Соңга калганлыктан авыл халкы безгә каршы чыккан иде инде. Ул вакытта ур­так хәсрәт кеше­ләрне бердәм иткән. Аннан машина әй­лән­дереп бодай сугу, көлтә ташу дисеңме - барысы да баштан үтте инде. Аларның барысын да сөйләп бетерә торган түгел, җитте...
Укымасагыз, дуңгыз карарсыз
- Балаларым бик тәр­тип­ле булдылар. Аталары янын­да кара-каршы эш­лә­деләр. Әүхәди сугыштан кулын өз­дереп кайтты бит. Мине, өс-башыбыз юк, теге ки­рәк, бу кирәк, дип борчымадылар. Яхшы укуларын гына бел­де­ләр. Укыгыз дип үземә әйтер­гә туры килде. 1946 елда туган кызым Вәсиләне әтисе дуңгыз карарга фермага урнаштырды. 7 класс тә­мамлаган гына иде әле. Чөнки эшкә чыгарырга башка кеше таба алмады. Вә­си­ләнең иптәшләре 8 нче класста да укып йөр­де­ләр, аның аларны күргәч, күзләре яшь­ләнә иде. Шуннан, балалар, минәйтәм, тагын кеше кирәк булса, атагыз сезне дә фермага урнаштырыр, ничек тә булса укырга тырышыгыз, дидем. Сүземне тыңладылар. Авылда дүрт класс укыдылар, 8 класска кадәр өч чакрым ераклыктагы Шаңарга йөреп укыдылар, аннан тагын 3 класс Сабада укыдылар. Иң беренче Сабага укырга Тәс­лимәм чыгып китте. Җәяү йөреп укыды, бер тапкыр арыдым, туйдым ди­гән сүзләр әйтмәде. Аннан Нурания, Нурулла, Фәүзия укыдылар. Фәүзия арада иң шаяны, чәтерәне иде. Сабада укыганда ук редакция белән дуслашып, шунда ук эшли дә башлады. Менә шулай берсе артыннан берсе тырыштылар, укыдылар. Минем генә, бураннарда исән-сау кайтсалар ярар иде, дип котларым чыга иде. Бигрәк тә Тәсли­мәне жәл­­ләдем. Иң беренче Казанга китүче дә ул булды. Беркемне белмәгән килеш, күр­ше хатыны адресын юнә­теп чыгып китте ул. Аның артыннан Ленин университетына башкалары да тартылды. Алты балам югары белемгә ия булды.
Хәсрәт агач башыннан йөрми
Сәлимә апага бала югалту ачыларын да татырга туры килгән. Дин кушканча, югалту ачыларына сабыр булган ана, бәлки эчендә вулканнар кайнаса да, аны безгә күр­сәтмәде:
- Өч балам гүр иясе булды. Мин инде исәннәрен исәнчә, үлгәннәрен үлгәнчә искә алып дога кылам. Ходайдан ил-көнгә тынычлык, балаларыма игелек, тәү­фыйк, бә­хет сорыйм. Фәүзия­мә ерак сәфәрләргә кузгалганда хәер-фатихамны биреп дога кылып калам. Киявем Җәү­дәт­не инсульттан соң бала карагандай тәрбия­ләгән Тәс­лимәгә са­бырлык, саулык телим. Мине җән­нәттә яшәткән игезәк сыңары Розалиягә (Ро­залия Хәбиб­рах­манова - Саба районы Миңгәр авылы­ның мактаулы укытучысы) Ходай мине зурлагандай зурласын иде дип телим. Һәр балама да намаз укыган саен теләкләр телим. Хәзер күзлә­рем бик күр­ми, укый алмыйм. Аның каравы телевизордан ил-көн яңа­лыкларын тыңлап, күзә­теп барам. Авыл кешесе­нең, кара җирдә эшләүче­ләр­нең кадере беткәнгә үртәнәм. Юкса иписез бер көн дә яши алмыйбыз бит.
Йомгаклау сүзе
Саубуллашыр вакыт җит­кәч, тагын бер вакыйганы ис­кә төшерделәр. Аны исән чагында Г.Камал театры директоры Шамил Закиров тет­рә­неп тә, сокланып та искә ала торган булган. Алар Җәү­дәт Дәрзаман белән мәктәп укучылары өчен берничә җирдә очрашу, иҗат кичә­ләре оештырганнар. Җәүдәт абый ничек итсәк итик, очрашу вакытын булса да кыскартыйк, ләкин Казанга әнине күрмичә китмим, дигән булган. Шулай иткәннәр дә. Сәлимә апа да бу очрашуны хәтерли. "Бу бит Җәүдәт белән соңгы күре­шүебез булды. Бик озак утырды ул, ничектер китәсе дә килмәде кебек. Чыккач та, нидер әйтәсе килгән кебек каерылыплар карады. Шуннан аны инсульт аяктан екты. Кү­ңеле сизенеп ашкынгандыр инде", - диде ул. Инде Розалия һәм Рөстәм Хәби­брах­ма­новлар корган оя-нигез турында да берничә сүз. Ачык күңелле хуҗалар татарның ничәмә-ничә ул-кызын кунак итеп каршы алган, серләре белән уртаклашкан икән. Соңгы вакытларда Шәүкәт Биктимеров та аларга кайтып йөргән. Каршыларында гына үз нигезе булса да, мәшһүр артист нәкъ менә Хәбибрах­манов­лар йортында җан тынычлыгы тапкан. Ме­нә шундый балалар үстергән Сәлимә апа.
P.S. Сәлимә апаның бакыйлыкка күчүе турында кызы Фәү­зия апа Бәйрәмова хәбәр итте. Ул социаль челтәрдә менә ниләр язды: "Әни үлде. Иннә лилләһи вә иннәә иләйһи ра­аҗи­гуун... Гыйльман кызы Сәлимә Бәйрәмова 94 яшендә бакыйлыкка күчте, бүген туган авылыбыз Сабай зиратында җирләдек... Әниебезнең урыны җәннәттә булсын! Сугыш гарибе әтиебез белән ун бала тәрбияләп үс­терделәр, алты кызга югары белем бирделәр, үз­лә­рен­нән соң догачылар калдырдылар... Урыныгыз җәннәттә булсын, газиз ата-анабыз, соңгы сулышыбызга кадәр без сезгә догада булырбыз!" Менә шулай... милләт анасы улакка боз каткан көннәрдә туган, бакыйлыкка китүе дә шундый көннәргә туры килде. Искә алуыбыз, язган сүзебез рухын шат кылсын, урыны оҗмахта булсын.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА

http://vatantat.ru/index.php?pg=2665

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев