Шəhри Чаллы

Улларыгызны кочаклап алыгыз әле, беләсезме нигә?

Барлык малайларның әти-әниләрен бу бәйрәм белән котлыйбыз!

Бәйрәмнең максаты – гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, балаларны һәм ата-аналарны бер-берсенә якынайту.

Гадәттә, ул өйдә, гаилә мохитендә билгеләнә. Әниләр һәм әтиләр улларына бүләкләр әзерли, котлаулар, теләкләр әйтә.

Кызыклы фактлар

  Соңгы елларда АКШта балаларны брендлар хөрмәтенә атау популярлашкан. Малайларга еш кына "Найк" яки "Лексус" исемнәрен бирәләр.

* Кытайда халык күп булу сәбәпле, гаиләләрдә бер генә бала рөхсәт ителә. Әлбәттә, булачак ата-аналар нәсел дәвам итүче малай тууын тели. Әниләр исә, кыз булачагын белгәч, абортка йөгерәләр. Бу Кытайда хатын-кызлар җитмәүгә китергән. Алар ир-егетләргә караганда 20 миллионга кимрәк.

  Галимнәр тәпи киткәнче озак кына корсагында шуышып йөргән малайларга укуның йөрергә иртә өйрәнгән балаларга караганда яхшырак бирелүен ачыклаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: