Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уллыкка алу пособиесе күпмегә арткан?

Баланы уллыкка алучы, баланың опекуны, попечителе яисә тәрбиягә алучы ата-анага бер тапкыр түләү бирү каралган.

Түләү күләме уллыкка алынган һәр бала өчен 20 472,77 сум, балага  8 яшь тулса, яисә ул инвалид булса, яки гаиләгә берьюлы берничә бертуганнар алынган очракта, түләү һәр бала өчен 156 428,66 сум  тәшкил итә.

«Пособиегә хокукны раслаучы документлар һәм гариза белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиентлар  хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моны уллыкка алу турында суд карары, опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека яки попечительлек билгеләү турында карар яисә баланы гаиләгә алу турында килешү үз көченә кергән көннән алып 6 ай эчендә эшләргә кирәк»,– дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин. 
Пенсия фондына гаризаны почта аша да җибәрергә мөмкин. Документлардан уллыкка алынган баланың туу турында таныклыгың, баланы уллыкка алу турында суд карары күчермәсе, баланы опекага алу турында документның күчермәләре нотариаль расланган булырга тиеш.

Пособие билгеләү турындагы карар гариза бирелгән һәм Пенсия фондына мөрәҗәгать итүченең кирәкле белешмәләре һәм документлары кергәннән соң  10 эш көне узганчы чыгарыла. Пенсия фондына оешмалардан белешмәләр яки  мөрәҗәгать итүчедән  түләүгә хокукны раслый торган документлар килеп җитмәгән очракта, гариза буенча карар кабул итү срогы 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. 

Пособие түләүне билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң, акча 5 эш көне эчендә түләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация