Ульяновск өлкәсендә фаҗига: балалар бакчасында атыш, үтереш
Яңалыклар тасмасы

Ульяновск өлкәсендә фаҗига: балалар бакчасында атыш, үтереш

Бүген Ульяновск өлкәсенең Вешкайма бистәсендә урнашкан балалар бакчасына коралланган ир-ат бәреп керә һәм ут ача. Каравылчы булмау сәбәпле аның юлына берәү дә аркылы төшми.

РЕН ТВ каналы мәгълүматлары буенча, җинаятьче – 26 яшьлек Руслан Әхтәмов.  Бакчага ул балалар йоклаган вакытта үтеп керә. Ишегалдында кече тәрбияче Елена Карпова була, ул җинаятьчене күрми кала. Әхтәмов утлы коралдан атып, хатын-кызның кулын яралый. Кече тәрбияче каты итеп кычкыра һәм барча кешегә тиз арада икенче катка менәргә боера. Җинаятьче дә шунда юнәлә. Юлында тәрбияче Ольга Митрофанованы очрата. Ир-ат аны атып үтерә. 

Аннары җинаятьче балаларга ата башлый. 5 яшьлек малай һәм 6 яшьлек кызчык урында ук вафат булалар. Соңыннан Руслан Әхтәмов үз-үзенә ата. 

Хәзерге вакытта фаҗига урынында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. Тикшерү комитеты өч кешене үтерү факты буенча җинаять эше кузгатты. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев