Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ульяновскида яшәүче татар эшмәкәре ТНВның җирле корпунктына финанс ярдәм күрсәтә

"Корпункт урнашкан бүлмәнең аренда хакын эшмәкәр Рафаэль Яфаров түләп бара", - диде корпункт җитәкчесе Рәмис Сафин.

ТНВ телеканалының Ульяновск өлкәсендәге корпункты урнашкан бүлмәнең аренда хакын татар эшмәкәре, тумышы белән өлкәнең Иске Кулаткы районыннан булган Рафаэль Яфаров түләп бара. Бу хакта Ульяновск өлкәсендә Бөтенроссия татар журналистлары форумы кысаларында үткән очрашуда корпункт җитәкчесе, Ульяновск татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин әйтте.

Ульяновскида корпункт җиде ел элек ачылган, ул шәһәрдәге офислар үзәкләренең берсендә урнашкан. Корпункт бер бүлмәне биләп тора, анда өч кеше - оператор-монтажер, корреспондент-директор һәм машина йөртүче эшли. Аренда бәясе турындагы сорауга Рәмис Сафин: "Күрше бүлмәләрдә урнашкан оешмалар шушындый ук бүлмәгә аена 30 мең түләп тора", - дип җавап бирде.

Хәзерге вакытта корпункт Ульяновск өлкәсеннән генә түгел, якын тирә төбәкләрдән дә татарча сюжетлар әзерли. "ТНВда план буенча аена 14 сюжет чыгарга тиеш, без 22не биреп барабыз", - диде Рәмис Сафин.

"Ульяновскидагы корпункт - иң уңышлы эшләүче корпунктыбыз. Рәмис Сафин сюжетларны тәмләп, теманың төбенә төшеп, яратып эшли", - диде ТНВның "Халкым минем" тапшыруы җитәкчесе Ләйсәнә Садретдинова.

Ульяновск өлкәсендә эшләп килүче татарча гаммәви мәгълүмат чараларына өлкә җитәкчелеге дә ярдәм итеп тора. Өлкә губернаторы Сергей Морозов аларның эшчәнлегенә югары бәя бирде.

 

 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/09-12-2019/ulyanovskida-yash-che-tatar-eshm-k-re-tnvny-irle-korpunktyna-finans-yard-m-k-rs-t-5698660

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X