Әнисе  улының үле гәүдәсен тапкан
Яңалыклар тасмасы

Әнисе улының үле гәүдәсен тапкан

Үлем сәбәбе әлегә билгесез.

Чаллыда бер ханым улы телефонын алмагач, шәһәрнең икенче башыннан малаеның өенә бара. Улы ишекне ачмагач, запас ачкыч белән үзе ишекне  ачып фатирга керә.

Һәм улының үле гәүдәсен күрә. 43 яшьлек ир рәсми рәвештә беркайда да эшләмәгән.

Суд-медицина эксперты вәкилләре ирнең ике тәүлек элек үлгәнен әйтәләр. Әлегә үлем сәбәбе билгеле түгел. Ир-атның язуы да табылмаган. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кайгылы хәбәр үлем-китем

Нет комментариев