Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Университет талантлы яшьләр белән саубуллашты

"2015-2020 елларда Татарстан хөкүмәте "Татарстан республикасында талантлар белән стратегик идарә итү" программасын кабул иткән иде.Быел җәйге мәктәп Чаллы дәүләт педагогия университеты базасында эшләде. 21-28 август көннәрендә биредә Республика олимпиадаларында уңышларга ирешкән балалар, төрле конкурсларда җиңүчеләр, барлыгы 400гә якын талантлы егет һәм кыз өчен берсеннән-берсе мавыктыргыч, файдалы чаралар оештырылды. Мәктәпнең җиденче...

"2015-2020 елларда Татарстан хөкүмәте "Татарстан республикасында талантлар белән стратегик идарә итү" программасын кабул иткән иде.Быел җәйге мәктәп Чаллы дәүләт педагогия университеты базасында эшләде. 21-28 август көннәрендә биредә Республика олимпиадаларында уңышларга ирешкән балалар, төрле конкурсларда җиңүчеләр, барлыгы 400гә якын талантлы егет һәм кыз өчен берсеннән-берсе мавыктыргыч, файдалы чаралар оештырылды.
Мәктәпнең җиденче көне анда катнашучылар һәм оештыручылар өчен җаваплы да, моңсу да булды. Илебезнең һәм республикабызның төрле төбәкләреннән килгән егет-кызлар алдында Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев чыгыш ясады. Ул талантлы һәм максатчан балаларга алдагы тормышларында уңышлар теләде.
Җәйге мәктәпнең соңгы көнендә балалар өчен квалификацияле проект имтиханы үтте. Стажерлар, остазлар һәм партнерлар "Эшмәкәрлек уеннары", "Генераль конструктор", "Талантлар кооперациясе", "Остазлар олимпиадасы", "Фәнни хезмәтләр чемпионаты", "Тренинг класс", "Социология лабораториясе" юнәлешләрендә үзләрен сынап карадылар.
Талантлы яшьләр мәктәбенең 600гә якын чыгарылыш сыйныф укучысы барысы берьюлы идарә итү берлегенең беренчел экспертизасына 3 ай һәм 7 тәүлек эчендә эшләнгән прототиплар һәм проект чараларын тәкъдим иттеләр. Аларга бу эштә талантлы яшьләр мәктәбе һәм талантлар университеты ярдәм итте. Бу проектлар - инженер-технологик, эшмәкәрлек, фәнни, белем бирү юнәлешләрендәге хезмәтләр. Моннан тыш, бу көнне карьера баскычы һәм статуслы аралашу да оештырылды. Әлеге чара кысаларында малайлар һәм кызлар үзләренең булачак эш бирүчеләре белән очрашып, аларга бер минут эчендә үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр. "Карарлар паркы" исә муниципаль мәгариф учреждениеләре вәкилләре белән аралашырга, проектны үз шәһәреңдә тормышка ашыру өчен юл картасы формалаштырырга да мөмкинлек бирде. "Кызганыч, талантлы яшьләр мәктәбе тиз тәмамланды. Без биредә бик күп нәрсәләргә өйрәндек, яңа дуслар таптык. Аның безнең университетта узуы безнең өчен мәртәбә һәм горурлык", - ди Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студенты Алсу Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев