Урам этләрен аулау күпмегә төшә?
Бүленеп биреләчәк сумманы әйттеләр.
Татарстанда сукбай этләрне тоту өчен быел 18,8 млн сум акча сарыф итәчәкләр. Әлеге сумма республиканың бөтен районнарына да бүленеп биреләчәк.
Иң күбе – 5,3 млн сумга якын – Яшел Үзәнгә бирәчәкләр. 2,55 млн сум - Әлмәт районына, 1,8 млн сум – Казанга. Бөгелмә районында йортсыз этләрне аулауга да күп акча сарыф ителәчәк – 1,6 млн-нан аз гына артыграк. 947 мең сум Лениногорск районына биреләчәк.
Шулай ук акчаны Лаеш (855,7 мең), Нурлат (734,3 мең), Кукмара (610 мең), Тукай (610 мең), Арча (598,4 мең) һәм Мамадыш (481,6 мең) районнарына да бирәчәкләр.
Сарман, Чирмешән, Югары Ослан, Алексеевск, Кайбыч, Аксубай, Әгерҗе, Саба һәм Теләче районнары йортсыз хайваннарны аулау өчен барлыгы 2,6 млн сум алачак (суммалар 150 меңнән 398 мең сумга кадәр).
Тендерлар Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев