Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Урам тулы акча

Магнитогорск шәһәре халкы урамнарда эченә 50, 100, 500 һәм 1000 сумлык акчалар салынган конвертлар таба башлаган. Башта төрле хәбәрләр таралган: кемдер моны ялган акчалар дигән, кемдер конверт эчендә акча белән бергә куркыныч матдә дә бар икән дигән. Әмма бераздан барысы да ачыкланган: монда бернинди дә мәкерле ният юк, киресенчә, бу...

Магнитогорск шәһәре халкы урамнарда эченә 50, 100, 500 һәм 1000 сумлык акчалар салынган конвертлар таба башлаган. Башта төрле хәбәрләр таралган: кемдер моны ялган акчалар дигән, кемдер конверт эчендә акча белән бергә куркыныч матдә дә бар икән дигән. Әмма бераздан барысы да ачыкланган: монда бернинди дә мәкерле ният юк, киресенчә, бу - хәйрия акциясе икән. Шул рәвешле, шәһәрдәге бай гына бер эшмәкәр ир-ат (исем-фамилиясен күрсәтергә теләмәгән) халыкка яхшылык эшләргә ниятләгән. "Бу акчалар миңа шактый җиңел юл белән килде, шуңа күрә алар белән хушлашуы да җиңел, - дигән ул. - Кешеләрнең сөенүләрен телим, ә кемгәдер әлеге акчалар проблемаларын хәл итәргә дә булышырга мөмкин. Мин акча сораучы кешенең, чыннан да, мохтаҗмы-юкмы икәнен аера белмим, шуңа күрә ялганчылар кулына эләкмәсен дип, акчаны хәйрия фондларына күчермәскә, ә урамда таратырга булдым. Акчаның кем кулына килеп керәчәген язмыш хәл итсен". Сүзе дөрес булса, меценат шәһәрдә инде 50 миллион сум тараткан һәм моның белән генә туктап калырга җыенмый. "Акция Яңа елга кадәр дәвам итәр дип уйлыйм. Соңгы көннәрдә - 30 һәм 31 декабрьдә шәһәрдә иң зур суммалы - 50 мең сум салынган конвертлар таратырга ниятлибез", - дигән ул. P.S. Шундый киң күңелле хәйриячеләр Казанда да пәйда булсын иде ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев