Шəhри Чаллы

Урланган 12 яшьлек кыз машина багажнигыннан, ярдәм сорап, шалтыратырга өлгергән

Оренбургта 12 яшьлек кызны көндез, көч кулланып, "Лада Гранта" машинасына утыртып урлыйлар. Әлеге хәлне бер хатын-кыз күреп кала. Риа новости хәбәр иткәнчә, урланган кыз багажникта килеш әнисенә телефоннан хәбәр җибәрергә һәм аз гына вакыт эчендә ярдәм сорарга өлгерә.

Әни кеше тиз арада полициягә хәбәр итә һәм «Перехват» планы игълан ителә. Бәхеткә кыз исән-сау килеш табыла. Гаепләнүчеләр кулга алынган, аларга карата җинаять эше ачылган.

http://shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: