Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Урманче рухын тоярга килегез

Кар­ти­на­лар га­ле­ре­я­сын­да та­тар хал­кы­ның мәш­һүр рәс­са­мы, Рос­си­я­нең ат­ка­зан­ган һәм ха­лык рәс­са­мы, Та­таср­тан­ның Габ­дул­ла Ту­кай исе­мен­дә­ге дә­ү­ләт пре­ми­я­се лау­ре­а­ты Ба­ки Ур­ман­че­ның 120 ел­лы­гы­на ба­гыш­лан­ган күр­гәз­мә ачыл­ды. Би­ре­дә Та­тар­стан дә­ү­ләт рә­сем сән­га­те му­зее фонд­ла­рын­да сак­лан­ган кар­ти­на­лар урын ал­ган.

Шигъ­ри­ят­тә Габ­дул­ла Ту­кай, җыр сән­га­тен­дә Са­лих Сәй­дә­шев, рә­сем сән­га­тен­дә Ба­ки Ур­ман­че - та­тар хал­кы­ның го­рур­ла­ныр­лык шә­хес­лә­ре. Бу исем­нәр мил­лә­те­без­не уз­ган га­сыр­да да, хә­зер дә, ки­лә­чәк­тә дә дан­лый­лар.

Ба­ки Ид­рис улы XX га­сыр­да та­тар рә­сем сән­га­те­нә ни­гез сал­ган. Ул үзен рә­сем, скульп­ту­ра, гра­фи­ка, кал­лиг­ра­фия сән­га­тен­дә сы­нап ка­ра­ган һәм үзен киң ди­а­па­зон­лы та­лант итеп та­ныт­кан. Ба­ки ага те­ма­тик һәм та­ри­хи ком­по­зи­ци­я­ләр, пан­но һәм ди­о­ра­ма эс­киз­ла­ры, пей­заж­лар һәм на­тюр­морт­лар иҗат ит­кән. Мил­ләт­без­нең кү­ре­нек­ле шә­хес­лә­ре­нең порт­рет­ла­рын, скульп­ту­ра­ла­рын яса­ган. Ул иҗат ит­кән ша­ма­ил­ләр дә мил­лә­тен, ди­нен ярат­кан ке­ше­ләр­не би­та­раф кал­дыр­мый­дыр, мө­га­ен. Ба­ки ага Габ­дул­ла Ту­кай, Дәрд­мәнд әсәр­лә­рен ил­люс­т­ра­ци­я­ләр бе­лән би­зә­гән.

Ба­кый Ур­ман­че та­тар хал­кы ки­чер­гән мих­нәт­ләр­не үз җил­кә­сен­дә та­ты­ган. Ул су­гыш, ач­лык, реп­рес­сия га­зап­ла­рын үз күз­лә­ре бе­лән күр­гән. Шу­ңа да ка­ра­мас­тан мил­лә­те­нә, ди­не­нә, хал­кы­на туг­ры кал­ган.

Ул үзен­нән соң бик бай ми­рас кал­дыр­ды. Кыр­лай авы­лын­да­гы Габ­дул­ла Ту­кай­ның му­зей ком­п­лек­сы үзе ге­нә ни то­ра. Ба­ки ага аны про­ект­лап, тор­мыш­ка да ашыр­ды. Бү­ген­ге көн­дә бу дөнь­я­га си­бел­гән ми­ләт­тәш­лә­ре­без­нең иң ярат­кан му­зей­ла­ры­ның бер­се.

Ул үзе­нең иҗа­тын­да мил­ли иде­ал­ла­ры­быз­ны күр­сә­тер­гә ты­рыш­кан. Кар­ти­на­лар га­ле­ре­я­сын­да Та­тар­стан дә­ү­ләт рә­сем сән­га­те му­зе­ен­нан кай­та­рыл­ган хез­мәт­ләр ара­сын­да кал­фак­лы сан­ду­га­чы­быз, ком­по­зи­тор Са­ра Са­дый­ко­ва, та­тар ге­не­рал­ла­ры - Бу­ла­тов һәм Са­фиул­лин­ның порт­рет­ла­ры бар. Ба­ки ага­ның ха­ты­ны, га­ли­мә Фло­ра Ур­ман­че, га­ли­мә Ди­лә­рә Ту­ма­ше­ва, рәс­сам Аб­рек Абз­гиль­дин, ком­по­зи­тор Нә­җип Җи­һа­нов порт­рет­ла­ры исә кал­лег­ра­фия ысу­лы бе­лән ясал­ган. Би­ре­дә шу­лай ук рәс­сам­ның ша­ма­иль­лә­ре, на­тюр­мот­ртла­ры һәм пей­заж­ла­ры урын ал­ган. Алар­ны ка­ра­гач кү­ңел­гә нин­ди­дер рә­хәт­лек, мил­ли го­рур­лык хис­лә­ре иңә.

Ба­ки Ур­ман­че үзе­нең иҗа­ты бе­лән сән­гать­не, хал­кы­быз­ны, та­тар мил­лә­те­нең бө­ек шә­хес­лә­рен дан­лый. Үзе­нең та­лан­ты һәм ты­рыш­лы­гы нә­ти­җә­сен­дә ул 3000нән ар­тык гра­фик хез­мәт, 300гә якын по­лот­но, 100дән ар­тык скульп­ту­ра кал­дыр­ган. Кар­ти­на­лар га­ле­ре­я­сын­да бу хез­мәт­ләр­нең бер өле­ше ге­нә ку­ел­ган. Әм­ма алар бө­ек рәс­сам­ның иҗа­тын кү­зал­лар­га яр­дәм итә.

Бу күр­гәз­мә­не мәк­тәп уку­чы­ла­ры, сту­дент­лар һич­шик­сез ка­рар­га ти­еш дип уй­лыйм. Чөн­ки Та­тар­стан­да яшә­ү­че­ләр та­тар хал­кы­ның күр­нек­ле рәс­са­мы Ба­ки Ур­ман­че­ны да Ту­кай ке­бек үк ях­шы бе­лер­гә ти­еш­ләр. Әле­ге күр­кәм күр­гәз­мә ап­рель аха­ры­на ка­дәр дә­вам итә.

Зөл­фия ГА­ЛИМ­

Ав­тор фо­то­ла­ры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев