Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Урманда адашкан 10 яшьлек малайны исән килеш тапканнар

Татарстан урманнарында югалган 10 яшьлек баланы өч тәүлек узганнан соң исән килеш тапканнар. Бу турыда Россия МЧСының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 16 апрельдә кичен аларга Спас районының бер авылында бала югалу турында хәбәр керә. Малай мәктәптән чыгып киткән дә югалган. Коткаручылар, волонтерлар, полицейскийлар хәбәрсез югалган баланы актив...

Татарстан урманнарында югалган 10 яшьлек баланы өч тәүлек узганнан соң исән килеш тапканнар. Бу турыда Россия МЧСының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

16 апрельдә кичен аларга Спас районының бер авылында бала югалу турында хәбәр керә. Малай мәктәптән чыгып киткән дә югалган. Коткаручылар, волонтерлар, полицейскийлар хәбәрсез югалган баланы актив рәвештә эзли. Эзләүдә җәмгысе 160 кеше катнаша.

Баланы җирле мәктәп укытучысы зират яныннан табып ала. Торак пунктка кадәр 700 метрлар чамасы калган була. Мәктәп укучысы дәресләрдән соң урманга киткән һәм адашкан. Аннары үзе зират ягына таба чыга алган. Медиклар баланың хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли.

"Әлмәт таңнары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев