Урта һөнәри белем бирү йортлары укучылары хәрби хезмәткә алынмаячак
Урта һөнәри белем бирү йортларында укучылар быелдан диплом алганнан соң гына хәрби хезмәткә барачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бу "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы федераль канунга кертелгән үзгәрешләр нигезендә тормышка ашырыла. Моннан тыш, муниципаль районнарда...
Урта һөнәри белем бирү йортларында укучылар быелдан диплом алганнан соң гына хәрби хезмәткә барачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бу "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы федераль канунга кертелгән үзгәрешләр нигезендә тормышка ашырыла.
Моннан тыш, муниципаль районнарда чакырылыш комиссияләрен район башлыклары яки аларның урынбасарлары җитәкләве дә мәгълүм булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев