Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • “Утлы дала”ларда йөреп кайттым

    Вахит Имамовның "Утлы дала" әсәре өчен республикабызның Габдулла Тукай бүләгенә тәкъдим ителүен шатланып, горурланып кабул иттем. Күптән кирәк иде. Чаллы төбәгендә талантлы язучылар бик күп. Төрле темаларга берсеннән-берсе яхшы әсәрләр иҗат итәләр, үзләренең укучыларын сөендереп торалар. Шулай да эзлекле рәвештә үз халкының батыр уллары-кызлары белән милләттәшләребезне таныштырган, аларны тарих төпкелләреннән...

    Вахит Имамовның "Утлы дала" әсәре өчен республикабызның Габдулла Тукай бүләгенә тәкъдим ителүен шатланып, горурланып кабул иттем. Күптән кирәк иде.

    Чаллы төбәгендә талантлы язучылар бик күп. Төрле темаларга берсеннән-берсе яхшы әсәрләр иҗат итәләр, үзләренең укучыларын сөендереп торалар. Шулай да эзлекле рәвештә үз халкының батыр уллары-кызлары белән милләттәшләребезне таныштырган, аларны тарих төпкелләреннән казып чыгарып бөтен татар дөньясына тараткан язучыларны бармак белән генә санарлык.

    Әсәр егерме өч бәйләм-бүлектән тора. Аларда Болгар дәүләте, рус кенәзлекләре, монгол-кыпчак кабиләләренә кагылышлы вакыйгалар һәм кайбер танылган тарихи шәхесләр тормышы сурәтләнә. Дин әһелләре, һөнәрчеләр, гади халык тормышының да үзенчәлекләре ачыла. Автор укучыны әсәр каһарманнары белән аяусыз сугышларга алып керә, хыянәтчеләрнең битлекләрен ачып күрсәтә, мәхәббәт утларында яндыра, батырлык үрнәкләре белән таныштыра.

    Беренче бүлемнән үк илнең тынычлыгы, көчлелеге, байлыгы бердәм дәүләт төзүдә икәнлеге ассызыклана. Кенәз Андрей Боголюб бабасы Владимир Монамах вакытында кан коюларның сирәгрәк булуын искәрә, аның үз туганнарын һәм улларын кулда тота белүенә игътибар итә. Андрейның яраны Прокопий, Нестор язмаларын укып, шактый акыл җыя. Бу акылны Андрейга да сеңдерергә тырыша. "Тарих - тәҗрибә ул. Мәгәр хакимнәр үз халкының үткәнен санламый, тиешле сабак алмый, шунысы аяныч", - ди ул кенәзгә. Прокопий Андрейга алдагы берничә йөз ел эчендә рус кенәзләренең ясаган хаталарын күрсәтә, акыллы эшләрен күз уңына чыгара. Менә шулай бер дә сизмәстән, укучы вакыйгалар эченә кереп китә, үзе уңай дип санаган каһарманнар язмышы өчен кайгыра, хаталары өчен сызлана, күңеленә хуш килгән вакыйгалар ешрак очраса - сөенә, милләте вәкилләренең күңел сафлыгы белән башкарылган эш-гамәлләрен хуплый, горурлана. Бу - язучының осталыгы. Укучы инде ерак тарихның иң тирән җирләренә кереп китә. Кызыксыну хисе аны алга әйди. Алда бу каһарманны ни көтә икән?.. Кайсысы җиңәр икән?.. Исән калырлармы?.. Тарих буенча шактый мәгълүматлы кеше дә үз белемнәре белән чагыштыра-чагыштыра укый әсәрне. Үзенә байтак белем дә туплый, чөнки Вахит тикмәгә генә күп еллар дәвамында архивларда казынмаган бит!

    Беренче бүлемнән үк рус-болгар бәйләнешләренә дә юнәлтә безне язучы. Хәзерге Мәскәү ("мәсхә" - сыер, "мәскән" - яшәү урыны), Явыз Елга (Яуза) урынында Күчкәй бәк (чын исеме - Мостафа, руслар Степан дип йөртә) яши. Бу исемнәр бүгенге көннәрдә дә зур бәхәсләр уята. Менә шул Күчкәй бистәсеннән кенәз Юрий, Мостафаны үтереп, аның кызы Байгөлне үзенең улы Андрейга ярәшә. Сәүдә элемтәләре генә түгел, кан-кардәшлек бәйләнешләре дә туа... Кенәз Андрей Юрьевич хатыны Байгөлнең туган якларына сәяхәткә дә барып килә. Чит җирләрне күреп кайту аның тынычлыгын ала. Болгарларның бай һәм тату яшәвеннән көнләшә ул. Рус җирләрен дә бер дәүләт итеп туплыйсы килә аның. Тик шунысы кызганыч, кенәз Андрейның Байгөлдән туган ике улы да бер-бер артлы Болгарга каршы яуларда һәлак булалар. Монысы да ниндидер сабак булып яңгырый...

    Киевтагы илбашларының бик еш алышынып торуына да карашыбызны юнәлтә автор. Рюриклар килеп идарә итүен дә, Олег балаларының хакимлеген дә, Владимир Монамах хуҗа булган чакларны да искә ала Вахит. Һәркайсы үзенең Киев тәхетенә хаклыгын раслый. Хәтта бүгенге Украинада барган хәлләргә дә илтеп тоташтырырга була тарихи вакыйгаларны. Хакимият өчен барган көрәштә һәрвакыт гади халыкның зыян күрүе дә кызыл җеп булып сузыла романда. Сугышларда гарип-горәбә калучылар да алар, әсирлеккә эләгүчеләре дә. Халыкны санга сукмаган, төрле мәсхәрәләүләргә, изүгә дучар иткән бай-бәтчәләрнең кыланышларына түзмәгәннәрнең юлбасарга әйләнүенә дә гаҗәпләнмисең.

    Алдагы бүлемнәрнең берсендә укучыларыбыз инде рус кенәзлекләрендә барган үтереш-суешларга охшаш күренешләрне Болгар җирендә күрәләр. Кан-кардәш кыпчаклар белән болгарлар арасында үзара сугышлар башлана. Менә шушы вакытта Прокопий кебек үк, дин әһеле Давыт сәет тәхеткә мәкерле гамәлләр белән менәргә омтылган Бәрәҗ бәккә акыллы киңәшләр биреп карый, аны үгетли. Ил-көн белән тыныч идарә итү, күршеләр белән тату яшәү, акылсыз адымнардан саклану кебек төпле фикерләрне дә тыңлаучы илбашлары булмый. Суар бәге Бәрәҗ барыбер үзенекен итә, пайтәхеткә менеп утыра. Кайда мәкер, шунда тотрыксызлык, гади халыкның интегүе ассызыклана.

    Өченче бүлемдә язучы монголларның Ясүдәй баһадир җитәкчелегендә берләшү этаплары турында сөйли башлый, аларның кабилә төркемнәрен барлый, үзара мөнәсәбәтләрен ачыклый, аларның кардәш-күрше халыклар икәненә басым ясый. Вахит бу халыкларның бер-берсенә кылган әшәкелекләрен дә һәрберсен үз итү, яклау юнәлешендә тасвирлый. Ясүгәйнең мәркетләрнең туй кәрваныннан чибәр Айлыбикәне урлавын да бары тик аның бер күрүдә гашыйклыгы белән бәйли. Укучы аның каравылчыларны үтерүенә дә бик игътибар итми. Алга таба ни булыр дигән уй-сорау барысын да оныттыра. Монысын да язучының маһирлыгына сылтыйк...

    Әсәрдә Тимучинның яшьлек дусты Җәмуга әйткән сүзләр бүген дә актуаль яңгырый күк. Ул да булса, гади халыкның тугрылыгына карата: "Кара магулның ертык тирмәсеннән, агач арбасыннан, дүрт-биш елкы вә куйларыннан кала байлыгы юк. Шуңа күрә алар хыянәтне белми, хуҗасына карата тугры җанлы була... Ә менә бәкләр, сәүдәгәрләр, байлык туплап алган һөнәр осталары, меңбашлары - кыскасы, аксөякләр - җил кай тарафка иссә, шуның уңаена бөгелүне, яраклашуны гына белә". Бүгенге көндә дә шулай түгелмени?..

    Халык авыз иҗатыннан да бик оста файдалана автор. Казан шәһәренең барлыкка килүе турындагы риваятьнең урынлы кулланылуы да күңелгә ята. Кемгә ничектер, әмма минем үземә Вахитның бу әсәрендә халык әйтем-мәкальләренең күп булуы ошады. Май бервакытта да ботканы бозмас дип әйтәсем килә. Китап укучыларыбызга телләрен чарларга ярдәм итәр, әйтемнәрне хәтерләрендә дә яхшырак калдырырлар дип уйлыйм.

    Кыска гына итеп әйткәндә, әсәр искиткеч шәп! Бүләген дә алсын, икенче китабы да тизрәк укучыларына барып ирешсен иде.

    Зәбир Хәлимов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: